Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Газета-журналларга арзанрак бәядән язылып кал!

    Акция 13 декабрьгә кадәр дәвам итә.

    Бүгеннән барлык почта бүлекчәләрендә газета-журналларга киләсе яртыеллыкка 13 процентка кадәр ташламалы бәядән язылып була. Бу акцияне «Почта России» акционерлык җәмгыяте оештыра.

    Татарстан Республикасының «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте бу акциядә үзенең басмаларын тәкъдим итә. 13 процентка кадәр ташлама белән татар халкының танылган «Сөембикә», «Казан утлары», «Идел», «Чаян» һәм башка журналларга, «Шәһри Казан» газетасына, шулай ук балалар өчен чыгып килүче «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын» журналларына, «Көмеш кыңгырау» газетасына, район газеталарына язылып була.

    Реклама

    Язылуны шулай ук онлайн башкарырга мөмкин. tatmedia.ru/podpiska сайтында онлайн язылу формасын тутырырга кирәк.

    Акция 13 декабрьгә кадәр дәвам итә.

    фото: Татар-информ

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: