Газета — ул бер көндә тарих язу
1940 елның район газетасы төпләмәләренә күз салсаң, газета — район тормышының көзгесе, чын халык трибунасы, дигән фикер ныгый бара. Ул вакытта яңа күтәрелешләр дә киң яктыртылган, тәнкыйть ягыннан да «аксатмаганнар». Берничә язмага күз салыйк әле.
Чыннан да, безнең хезмәтебез — киләчәк буынга кала торган тарих ул. Чөнки газета битләрендә шушы безнең чорның сулышы, көнкүреше, яшәеше чагыла. Еллар үтеп, ярты гасыр элек яки аннан да иртәрәк чыккан газета төпләмәләрен караганда, нәкъ менә шул вакытларга кайтып, тормышны күзаллыйсың, никадәр хәбәр туплыйсың.
1940 елның район газетасы төпләмәләренә күз салсаң, газета — район тормышының көзгесе, чын халык трибунасы, дигән фикер ныгый бара. Ул вакытта яңа күтәрелешләр дә киң яктыртылган, тәнкыйть ягыннан да «аксатмаганнар». Берничә язмага күз салыйк әле.
«Каенлык» колхозында яңа товарлыклы сөтчелек фермасы оештырылды. Фермага 6 баш бозау алынды һәм алар өчен яңа абзар хәзерләнде. Гали Сәфиуллин«. «Күкшел авылы клубында колхоз яшьләре көче белән „Чик сакчылары“ дигән пьеса куелды. Колхозчылар постановканы бик яратып карадылар. Г. Гәрәй». «Коллар авылында уку йорты каршында матур әдәбият сөючеләр түгәрәге оештырылды. Түгәрәк белән авыл Советы депутаты иптәш Әсхәдуллина җитәкчелек итә. Ул, түгәрәктә кычкырып, газета-журналларны укый. Зариф». «Шушы көннәрдә Кукмарадагы 1нче номерлы урта мәктәпнең X класс укучылары „Кызыл Тукучы“ фабрикасына экскурсиягә бардылар. Анда укучылар машинный цехтагы динамо, трансмиссия, генератор һәм башка күп кенә электр кораллары белән танышып, физика фәне буенча теориядә үткәнне практикада күрделәр. Мәсгут». «Байлангар колхозында Осоавиахимның XIVнче лотерей билетларын урнаштыру төгәлләнде. Барлыгы 362 сумлык билет, шуның 150 сумы мәктәп каршында урнаштырылды. Лотерей билетларын урнаштыруда укучылар айрата активлык күрсәттеләр. Маметов».
Шушылар белән беррәттән «чеметеп» ала торганнары да бирелгән: «Янил сельпосы каршында булган пекарнейда икмәкнең сыйфаты начар. Анда пешерелгән икмәк бик күп вакытларда чи була, ләкин аңар чара күрүче юк. Сельпо председателе иптәш... бу эшкә өстән генә карый. Ул начар сыйфатлы продукция чыгару корткычлык белән бер үк дәрәҗәдә дәүләткә каршы хыянәт дип билгеләнә икәнлеген аңламаган, күрәсең. П». «Кызыл Канат» (Уразай) колхозы хисапчысы..., колхозның нәсел айгырын туктаусыз җигеп, теләсә кайда йөри, һәм ул бер базарга да бармый калмый. 2нче март көнне шул ук нәсел айгырын җигеп, күп кенә кызларны төяп, базарга барды. Колхозның хәзер нәсел айгырын җикмәскә дигән карары булса да. Колхоз председателе бу карарның үтәлешен тәэмин итми. Колхозчы».
Бу юлларны укыгач, сорау туа: колхозчының хуҗалыкта терлекчелек өлкәсен аксатмау өчен үзенчә кайгыртуымы бу, әллә хисапчыга күп кызның игътибары булу бераз көнләштереп алганмы?
Чираттагы хәбәрне укып алыйк әле. «Район финанс бүлегенең Туеш авыл Советында эшләүче агенты... 2 көн һәм участкы налог инспекторы... 1 көн прогул ясыйлар. Аларның эше халык судына бирелә. Суд агентны 5 ай һәм инспекторны 3 ай мәҗбүри эшкә хөкем итте. Түбән Шәмәрдән авыл Советындагы налог агенты... район финанс бүлеге рөхсәтеннән башка, үз эшен ташлап, икенче эшкә күчкәне өчен судка бирелеп, 3 айга төрмәгә ябылуга хөкем ителде. Нәҗипов».
Абау, ул елларда бигрәк катгый булган да инде. (Язмада текстларның бирелеше сакланды.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев