Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Гасыр әбисенә —100 яшь: Зур Кукмарада яшәүче Мәбрүрә Мәвликаева бүген юбилеен билгеләп үтә

Юбилярны котларга бүген район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Регина Мусина, Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиевлар килде.

Иске Йорт авылында туып-үсеп, хәзерге вакытта Зур Кукмарадагы кызы Гөлсирә тәрбиясендә гомер итүче Мәбрүрә апа Мәвликаева бүген 100 яшен каршы алды. 

Гасыр әбисе алты балалы гаиләдә туып-үсә. Әтиләре Низами, өч кызын, өч улын ятим калдырып, бишенче баласы Мәбрүрәгә алты яшь вакытында вафат була. Шул көннән башлап әнисе, туганнары белән бергә тормышның бар авырлыгын үз җилкәсенә алырга туры килә аңа. Әниләре колхоз эшеннән бушамый, берникадәр җиңел дип саналган балалар бакчасына пешекче булып урнашса да, андагы хезмәт тә күп кул көче сорый. Утынын кисеп, мичкә ягасы, суын ташып ашарга әзерлисе, балалар саны да шактый... 

Бөек Ватан сугышы елларында күргән авырлыкларны әле хәзер дә оныта алмый Мәбрүрә апа. Чөнки 16 яшьлек кызга иптәшләре белән бергә урман кисәргә барырга да, окоп казырга да туры килә. Яз җиткәч, басу сукалап, тырмалап, кул белән ашлык чәчеп йөргән чаклары гомерлеккә хәтергә уелган. Хезмәт кенәгәсендә 46 ел стаж теркәлсә дә, әле аның язылмаганы да күпме бит!

Авылдашы, Бөек Ватан сугышы инвалиды Нурулла белән гаилә корып җибәргәч тә, аның җилкәсе артына яшеренеп кенә тормышы дәвам итми. XXI партсъезд хуҗалыгында көн-төн эшли, биш бала алып кайта. 

Күз тимәсен, Мәбрүрә апаның бүгенге көндә биш баласы да исән-сау. Һәрвакыт әни җылысын тоеп, аны кайгыртып яшиләр. Иң өлкәне Рафаэль Кукмарада яши. Рабидор исемле икенче улы Санкт-Петербургта гомер итә, әле күптән түгел генә бер ай әнисе янында торып киткән. Гөлсирә үзе янында. Рамилләре — Казанда, Зөбәрҗәте Кукмарада тормыш итә. 

— Әни 2015 елда безгә яшәргә килде, әле аннан соң да Иске Йорттагы нигезенә кайткалап йөрде, бик сабыр, эшчән, тырыш булды, — ди кызы Гөлсирә апа. — Әти 93 яшендә, 2013 елда вафат булды. Ул авылда озак еллар имам вазыйфасын башкарды, шулай ук гомере буе хуҗалыкта эшләде. Әни дә авылда абыстай булып торды, биш вакыт намазын калдырмады. Әни (без аңа нәнә дип эндәшәбез) әле хәзер дә намазын укый, дисбесен тарта. Аллаһка шөкер, зиһенле, бер санга икенчесен кушарга, алырга сорасак та, шунда ук дөресен әйтеп бирә. Күзлексез газета укый, оныкларының, оныкларының оныкларының исемнәрен белә, һәрберсен таный. Барыбыз да бергәләп бүгенгедәй озак еллар яшәргә язсын иде әле.

Юбилярны котларга бүген район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Регина Мусина, Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиевлар килде. Матур һәм мәгънәле тормыш юлы узган Мәбрүрә апага хезмәте, тәртипле, игелекле балалар үстергәне өчен ихлас рәхмәт сүзләре әйтеп, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Сергей Димитриевның Рәхмәте тапшырылды. Ришат Хәнәфиев җирлек исеменнән җылы юрган бүләк итте. Йөз яшен каршы алса да, якыннарының хөрмәте, яратуы белән якты дөньяда яшәргә насыйп булсын әле аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев