Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Гарәфетдин абый белән Мәликә апа үзләренең 8 балаларын гадел, тырыш, итагатьле итеп үстереп, олы тормыш юлына чыгаралар

Беркемнең дә тормыш юлы сынауларсыз, шома гына узмый. Аеруча бүгенге өлкән буын кешеләренең язмышы ачы да, гыйбрәтле дә булган. Аларның тормышта күргәннәрен сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел.

1930 елда, иң беренчеләрдән булып, Каенлык авылының бер башына – Шәймәрдан, икенче очына Сәлахетдин дигән кешеләр килеп урнаша. 1929 елның 15 ноябрендә Зур Сәрдек авылында дөньяга килгән Мәликәгә Каенлык авылына күченгәндә алты ай була. 
- Сугыш башланганын басуда чүп утаганда ишеттек, - дип, бүген дә җан әрнүе белән искә ала ул. - Авылда карт-коры белән бала-чагалар гына калды. Без, 11-12 яшьлек балалар, урак урдык, көлтә бәйләдек, ындырда ашлык суктык. 1943 елда 14 яшьлек кызларны җыеп, Киров өлкәсенә урман кисәргә җибәрделәр. Метр ярымлы пычкы белән юан-юан агачларны кискәнне онытырлык түгел, исемә төшкән саен әле дә йөрәкләрем өшеп китә.
Сугыштан соң кышын фермада сарыклар, бозаулар карый, җәен амбарда эшли. Әтиләренең тырышлыгы нәтиҗәсендә алар ачлык күрми. Ә Сәлахетдин абый колхозга керми, үз көнен үзе күрә: атнасына кырык чабата үреп, шуны Китәк базарына алып барып сата. 
1943 елда өй салырга әзерләнгәндә, янгын чыгып, бернәрсәсез калалар. Колхоз да аларга ярдәм күрсәтми. Өйләрендәге бөтен әйберләрен кырып-себереп алып чыгып киткәннән соң, Сәлахетдин абый колхозга керергә мәҗбүр була. 
Мәликә апаның тормыш юлына күз салсак, ул гыйбрәтле вакыйгаларга, төрле сынауларга бик бай. 1952 елда авылдашы Гарәфетдин абый белән тормыш коралар. Аның да тормыш “казаны” буш булмый.

...Ятимнәрнең иге-чиге булмаган ул заманда аларга кызганып караучы табылдымы икән? Уйласаң, һушларың китәрлек бит: биш бала дөм ятим кала! Бу вакытта иң кечесе бишектә ятса, олысы Гарәфетдингә нибары 11 яшь була. Әтиләрен яу кырына озатканда ул сугышның нинди ачы хәсрәтләр, бәла-казалар китерәсен аңламагандыр да. Әтисе: “Улым, мин кайтканчы көтүне ташлама (Гарәфетдин абый әтисе белән ферма көтүен көтә торган була)”, - дип әйтеп калдыра. Көн саен иртүк ферма башына чыгып, кечкенә сабый әтисен көтә. Әмма аңа әтисен күрү насыйп булмый шул. 1941 елда әниләре Шәмсенәхәр апа биш бала белән тол кала. Иренең үле хәбәрен алгач, яшьле күзләрен балаларына күрсәтмәс өчен, базга төшеп елый ул. Шунда үпкәсенә салкын тидереп, 36 яшендә үлеп китә. Берсеннән-берсе кечкенә дүрт туганын абыйлары ач үлемнән саклап кала, аларны үстерешергә әтисенең сеңлесе бик ярдәм итә.
Кечкенә Гарәфетдин бик тырыш, эштән курыкмый торган карусыз бала була. Колхозда башта печән әйләндерү, аны җыю кебек хезмәтне башкарса, икенче елларны аңа ат җигеп тирес түгү, көлтә ташу кебек эшләрне дә куша башлыйлар. Җәйләрен ферма көтүен көтәргә, ат белән күрше авылдан тракторларга май ташырга туры килә аңа. “Зур-зур мичкәләрне ат арбасына ничек тәгәрәтеп менгергәннәремне үзем генә белә идем”, - дип, әрнеп сөйләгән ул. Ризыкка кытлык заманда үзе ашамаса да, атын ач итмәскә тырыша иде, дип искә алалар аның турыда. Ятимлекнең ачы сагышын, сугыш дигән әрнүле хәсрәтнең фаҗигасен 11 яшеннән тоеп, үз җилкәсендә ачлык-ялангачлыкның ни икәнен татып үскән Гарәфетдин абый бүген үзе исән булса, ниләр сөйләр иде икән?!
Дүрт ятимә өстенә шушы гаиләгә килгән Мәликә апага ул вакытта 23 яшь була. Аларны ашату-киендерү, тәрбияләп олы тормыш юлына чыгару шушы яшь гаилә җилкәсенә төшә. Ул вакытта кияргә киеме, ашарга ризыгы да юк. “Ямау салып, бармак битләре тишелеп бетә иде”, - дип искә ала Мәликә апа ул көннәрне. Ятим балаларны аналарча кайгыртып тәрбияләү өчен кешелеклек тә, зур сабырлык та кирәк. Бу сыйфатлар яхшы әти-әни тәрбиясе алган Мәликә апада яшьтән үк җитәрлек була. Игелек җирдә ятмый, диләр. Гарәфетдин абыйның туганнары гомер буе “абый, җиңги” дип өзелеп торалар, аларга рәхмәтле булып, үзләре дә кулларыннан килгәнчә ярдәм итеп яшиләр.

Гарәфетдин абый белән Мәликә апа бергә 62 ел яшәп, үзләренең 8 балаларын да гадел, тырыш, эшчән, итагатьле һәм әдәпле итеп үстереп, олы тормыш юлына чыгаралар. Ике бала хәсрәте дә кичерергә туры килә аларга. Кызганыч, Гарәфетдин абый ике ел элек, 85 яшендә вафат була. Тормышның бар михнәтен күреп, авыр хезмәттә чыныгып үскән сабыр холыклы, искиткеч тормыш сөючән һәм көчле рухлы Мәликә апа бирешми. Алты баласы да – авылда, үз янәшәсендә. Бүгенге көндә 19 оныгы, 30 оныкчыгы – аның иң зур шатлыгы. Шау чәчәктә утырган кып-кызыл яраннарына су сибеп йөрүче Мәликә ападан: “Бәхетле картлык нәрсә ул?” - дип соравыма, “Тәүфыйклы балалар, игелекле оныклар”, - дип җавап бирде. Тормышның салкын җилләре искәндә, бәрәкәтле картлык кичерүче Мәликә апага балаларына сыеныр җылы учакны сүндермичә яшәргә дә яшәргә язсын әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев