Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

«Гараж» төркеме: Зур Кукмара авылында яшәүчеләр махсус хәрби операциядәге солдатларга ярдәм итәләр

Махсус хәрби операция өчен ничек тә булса үз өлешләрен кертү ниятеннән иң элек «Гараж» берләшмәсе егетләре үз эшләрен моннан ике ел элек буржуйка мичләре ясаудан башлыйлар.

Зур Кукмара авылындагы «Гараж»га хезмәттәшләрем Гөлия белән Эльвира туплаган бер сумка буш калай банкалар тотып килеп кердем. Ә биредә аның бер данәсе дә кадерле. 

Әлеге гаражда һәр калай банкага йөрәк җылысы да кушылып, блиндаж өчен шәмнәр ясала һәм махсус хәрби операциядәге егетләргә озатыла. Күз алдына китерәсезме: соңгы айларда биредә барлыгы ярты тоннага якын парафин эретелеп, калай банкаларга тутырылган! Бер шәмнең сигез сәгатьтән артык янып, салкын блиндаж, окопларда ятучы солдатларыбызга яшәү көче биргәнлеген исәпләсәк, санап карагыз әле, никадәр ярдәм киткән!

Махсус хәрби операция өчен ничек тә булса үз өлешләрен кертү ниятеннән иң элек «Гараж» берләшмәсе егетләре үз эшләрен моннан ике ел элек буржуйка мичләре ясаудан башлыйлар. 

«Беренче үрнәк итеп өч мич эретеп ябыштырдык, аңа әйберләр сатып алу өчен авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев үз кесәсеннән чыгарып түләде. — Мичләр солдатлар тарафыннан уңай бәяләнде. 68 данәгә тулгач, исәпне югалтып, санын чутлауга кул селтәдем», — ди Илдар Садретдинов. 

«Без — бер команда, монда бер генә кешене аерып күрсәтү дөрес түгел, район, республика, Россия күләмендәге башка волонтерлар төркемнәре белән аралашып, бер-беребезгә ярдәм итешеп эшлибез», — дисәләр дә, егетләрнең исем-фамилияләрен әйтеп китү мәгъкуль.

Берләшмәнең исеме юкка гына «Гараж» дип аталмый. Илдарның үз эше өчен дип көйләнелгән өй янындагы гаражы хәзер күп вакытта штаб вазыйфасын үти: биредә шәмнәр ясала, егетләр тарафыннан бергәләп карарлар кабул ителә, махсус хәрби операция өчен кирәкле кайбер элементлар да монда җыела. Гаражның ишеге һәрвакыт һәркем өчен ачык, телисең икән, шәмнәр өчен катыргы кисә аласың, аны калай банкаларга тутырып «заготов»калар әзерлисең. Егетләр дип кенә атау дөрес түгел, ватсаптагы төркемдә хәбәр бирелүгә үк, үз хуҗалыкларындагы эшләрен бер кырыйга куеп, блиндаж шәмнәрен ясарга Кукмарадан Әлфия Борһанетдинова, Лилия Зарипова, Раил Зариповлар, Зур Кукмарадан Римма Җаппаровалар килеп җитә, Илдарның тормыш иптәше Алсу да гел биредә. 

«Яңа ел бәйрәмнәрендә әле таң беленә генә башлаган иде. Илнур Садертдинов белән Илнар Кәримовлар ишек шакыдылар. Иртәдән кичкә кадәр парафин эретеп, никадәр шәм әзерләделәр», — ди Илдар. Ренат Шәфигуллин, Альмир Сәмигуллиннар да һәрвакыт ярдәмгә киләләр.

Соңгы айларда алар мичләр, шәмнәр ясаудан тыш тагын да «нечкәрәк» эшләргә алынган: 3Д принтерларда дроннар өчен төрле элементлар, солдатларның түш кесәләрендә йөртелүче, авыртуны баса торган ике әзер шприц салынган, аларга ватылырга ирек бирмәүче пластик савытлар ясыйлар. 

«Бик активист егетебез Руслан Нәбиевка уллары туган көненә принтер бүләк иттеләр дә, ул аны шушы эшләр өчен куллана башлады. Шуннан соң Рудник егетләре бер принтер алып бирде. Күп җирләрдә солдатларга булышалар, без дә эшләп карыйк әле дип, янәдән егетләр белән акча җыешып, өч принтер сатып алдык. Аларны җылы урынга урнаштырып, махсус программаларын куеп эшләтеп җибәрдек. Бүгенге көндә Русланның өендә — 3 принтер, ә Илдарның улы өчен ясала башлаган йокы бүлмәсендә 2 принтер көн-төне эшли», — ди Кукмарада торучы Илнар Кәримов. 

Күз алдыгызга китерәсезме? Кайсыбыз үз өендә бу эшләрне башкарыр өчен рөхсәт бирер иде икән?

Принтерларда эшләү өчен махсус пластик чыбыклар кирәк. Алары да очсыз тормый. Парафинның да бәясе кыйммәт, килограммы 100 сумнан башлана. Кирәкле әйберләр авыл, районда яшәүче мәрхәмәтле кешеләрдән җыелган акчага сатып алынса, сиздермәсәләр дә белеп торабыз: егетләр, гаилә бюджетына кереп, үзләренең хезмәт хакларының бер өлешен әлеге максатларда тоталар. Иң үзәкләренә үткән әйбер: кайберәүләрнең, төрле «тозсыз» сораулар биреп, эш хаклары, җыелган суммаларның кай тарафларга китүләре белән кызыксынуы икән. 

«Эш акчада түгел. Монда беребезгә дә бер тиен табыш керми. Мактаныр өчен дә эшләмибез. Дөрес, вакыт та үтә, өйдәге эш тә кала. Әмма без булышмасак, якташларыбызга кем ярдәм итәр соң? Анда бит безнең авылдашлар, сыйныфташлар, дуслар», — ди алар. 

Күргәнегез, ишеткәнегез бармы икән, соңгы вакытта монотәгәрмәч турында сөйләшә башладылар. Велосипед тәгәрмәче зурлыгындагы тәгәрмәчкә куелган, ике ягында да тоткычлары булган, бер кеше сыярлык җайланма турында сүз бара. Аның белән алгы сызыкка азык-төлек, корал алып керергә, яралы солдатларны шуның өстенә яткырып, ярдәм күрсәтелүче урынга күчереп алып барырга була. «Гараж» волонтерлары бу эшкә дә тотынган. 

Ун тәгәрмәчкә заказ бирелгән. Аларны Фаил Галимуллин Кукмарадагы үзенең эш урынында җыя. Фәнис Шәрипов исә — «Урал» җәмгыяте җитәкчесе Нияз Хәбибрахмановның рөхсәте белән тәгәрмәч спицыларын җәмгыятьнең мастерскоенда, Илнур Садертдинов үз хуҗалыгында эретеп ябыштырган. Шунысын да искәртик: алга таба да Нияз Газинур улы бу эшләрне җәмгыять мастерскоенда башкарырга рөхсәт биргән. 

Дроннар өчен кирәкле элементларны ясыйлар, дигән идек. Әле бит махсус схемаларны энә күзеннән үткәреп җыярга, чыбыкларны ябыштырырга да кирәк. Бу эштә егетләргә Кукмарадагы «Стимул» телефоннар сату ноктасында эшләүче Андрей Герасимов бик теләп ярдәм итә икән. Шулай ук авыл халкы белән гел даими элемтәдә торучы, үзенең матур сөйләме белән кеше күңеленә тәэсир итә торган Рузилә Зарипованы да мактап телгә алдылар бу көнне.

Шунысын да әйтми калу мөмкин түгел. Авылыбызның бер төркем хатын-кызлары инде берничә ел маскировка челтәрләре үрә. Яңа ел бәйрәменнән соң гына да алты челтәр үрелеп әзерләп куелды. 

Махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларыбыз безнең геройларыбыз булса, хуҗалыкларындагы үз эшләрен онытып, кулларыннан килгән кадәр тырышып, күңел итеп, вакыт табып, шапырынмый, тыныч кына ярдәмгә килүчеләр — тыл батырлары алар.

фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев