Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Галимҗан Ибраһимовның китаплары үзенә тартып тора Китапханәгә рәхим итегез!

Татар халкының олы шәхесләреннән берсе – атаклы язучы-прозаик, әдәбият һәм тел галиме, ялкынлы публицист һәм тәнкыйтьче, тарихчы, җәмәгать һәм сәясәт-дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның “Казакъ кызы” китабы турында кыскача гына мәгълүмат биреп үтәсе килә.


Галимҗан Ибраһимовның бу китабында "Тирән тамырлар" романы, “Алмачуар” повестье лаеклы урын тота һәм ул үзенең сәнгатьчә осталык белән язылуы һәм югары дәрәҗәдә эшләнелгән булуы белән үзенә тарта.
“Тирән тамырлар” романының эчтәлеге халык хуҗалыгын аякка бастыру чорының фаҗигале күренешләрен, геройлар арасындагы тирән каршылыклы мөнәсәбәтләрне гәүдәләндерә, автор бу хәлләрне драматик вакыйга һәм күренешләрнең үзләренә тиң булырдай фразеологик берәмлекләр аша бирә.
“Алмачуар” повестье 1922 елда язылган. Әсәр кеше һәм табигать гармониясе турында. Хикәянең төп герое – Закир. Ул авылда яши, кечкенәдән табигать белән аралашып, эшләп үсә. Закир – саф күңелле, романтик рухлы. Ул үзенең туган җирен, туган авылын ярата, анда үскән һәр нәрсәгә игътибарлы. Әсәрдә ат образына зур урын бирелгән. Билгеле булганча, авыл кешесенең тормышында ат бик зур роль уйнаган.
Китапта бирелгән әсәрләрнең эчтәлеге хакында тулырак белергә теләсәгез, аны алып укыгыз. Яңа әсәрләр, яңа авторлар, кызыклы китаплар – болар барысы да сезне көтә!
Резидә Нотфуллина, китап эшкәртү бүлеге хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk