Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Гафу иттем, әмма... кичерә алмыйм

...Мин тугач та әти: “Безнең дә, сезнең дә нәселдә сары чәчле, зәңгәр күзле кешеләр булганы юк. Чит кеше баласы бу”, - дип, әни белән безне ташлап, күрше авылдагы бер апага йортка кергән.

Беркөнне Коръән ашында абыстай: “Кешегә кинә тотарга ярамый, нинди генә ялгышлыклар кылса да, аны кичерергә кирәк. Күңелдә үпкә саклау – зур гөнаһ ул”, - дип сөйләде. Ул вәгазь укыганда, күңелем нечкәреп, күзләремә яшь тыгылып утырдым. Кайчандыр миңа карата начарлык кылган кешеләр түгел, аларны гафу итә алмавым белән мин гаепле булып чыгаммени?

...Мин тугач та әти: “Безнең дә, сезнең дә нәселдә сары чәчле, зәңгәр күзле кешеләр булганы юк. Чит кеше баласы бу”, - дип, әни белән безне ташлап, күрше авылдагы бер апага йортка кергән. Аның белән күптән чуалган ул, мин гаиләнең таркалуына бер сәбәпче генә булганмын. Югыйсә, әни моны аңларга тиеш иде, әмма ирсез калуында ул нигәдер мине гаепләде кебек. Моңа үсә төшкәч инандым: бу хакта турыдын-туры әйтмәсә дә, ана җылысын тулысы белән тойдым дип әйтә алмыйм, миңа карата гел салкын мөнәсәбәттә булды ул. Шуңа күбрәк әбием янында бөтерелдем. Ул бик изге карчык иде, урыны җәннәттә булсын. Миңа әти-әнидән ала алмаган назны, игътибарны бирергә тырышты.

Алга китеп булса да әйтим: әти соңыннан аның баласы булуымны таныды. Чөнки чәчем дә каралды, күзләремнең зәңгәрлеге дә сорыга алмашынды.

- Син нәкъ минем Разыя апама охшап калгансың, ул да синең кебек кысыграк күзле, түгәрәк йөзле иде, - диде әти бер очрашкач, ләкин мине ятим калдырганы өчен гафу үтенмәде. 

Әйе, Разыя апаны яхшы беләм мин. Бервакыт әтинең яшь хатыны белән култыклашып, безнең турыдан көлешә-көлешә үтеп киткәннәрен дә бүгенгедәй хәтерлим. Миңа 5-6 яшьләр иде, капка төбендә комлыкта уйнап утырам. Аларның килгәннәрен күргәч, ишегалдына кереп качтым да, койма ярыгыннан карап калдым. Алар моны сизделәр бугай, безгә таба карый-карый, юри акрын гына атлап, нәрсәдәндер кычкырып көлеп уздылар. Олыларның дошманлашуында сабыйның ни гаебе булды икән? Разыя апа белән бер авылда яшәгәч, үскәч тә юлларыбыз гел кисешеп торды, әмма очрашкан саен мине күрмәмешкә салышып китә иде. Югыйсә, аңа да, ул бала сиңа охшаган, дип әйтүчеләр булгандыр, бу сүзләрне мин үзем күршеләрдән еш ишетә идем.

Үземне мохтаҗлыкта үстем дип әйтә алмыйм, әни акчалы урында эшләде, гомер буе әби белән мал-туар тоттылар. Мине укытырга да акча жәлләмәделәр. Әмма әнидән бер генә тапкыр булса да “балам” дигән сүзне ишетә алмагач, тормышымның бер чите китек сыман иде. Мин аны гаепләмим, әле дә исәнлегенә сөенеп, кулымнан килгәнчә ярдәм итеп яшим. Үземне яратмаса да, оныкларын бик якын итә ул, аларга миңа эләкмәгән күңел җылысын бирергә тырыша. Без аның белән әле дә яхшы танышлар, әйе-әйе, туган да түгел, дус та түгел, яхшы танышлар кебек. Хәл-әхвәл сорашабыз, әмма күңелдәгесен ачып сала алмыйбыз.

Ә әти белән Разыя апа күптән вафатлар инде. Әтинең тагын ике кызы туды, Разыя апаның да балалары бар, тик аларның минем белән аралашасылары килмәде, мин дә очрашып сөйләшергә атлыгып тормыйм. Әрвахларга ачу сакларга ярамаганын белеп, күңелемнән аларны гафу итәргә тырыштым. Каберләренә барып та елый-елый: “Мин сезгә ачу сакламыйм, мин сезне кичердем”, - дип әйтеп, белгән догаларымны укып кайттым.  Әмма күңел төпкелендә бәхетсез балачагым белән бәйле кичерешләр ята, мин аны уй белән дә, кул белән дә сыпырып ташлый алмыйм...

Исем-фамилиям редакция өчен генә

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев