Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Фронтовик Хаҗип язмышы

Хаҗип солдат сугыш темасына бик сөйләргә яратмый. Орден-медальләр белән кайтса да (балалары, уйнап, барысын да югалта), аларны тагып йөрми ул.

...Язгы ташу чоры. 1943 елның апрель ае. Казаннан кайтучы пассажир поезды Кукмара станциясенә килеп туктый. Поезддан төшүчеләр арасында озын шинель кигән, аркасына солдат күтүмкәсе аскан, ябык кына бер ир-ат та бар. Тимер юл вокзалына да кереп тормыйча, Кукмараның үзәк урамы буйлап атлаучы солдат Хаҗипне туган авылы Чишмәбашка кадәр 25 чакрым җәяүле юл көтә. Юл гына түгел, тагын бер кат сынау көткәнен ул әле күз алдына да китерә алмый. 

– Мин дә бакыйлыкка күчсәм, әти турында бар нәрсә дә онытылачак дип, сезне чакырырга булдым, – дип каршы алды 79 яшьлек Нурания апа иркен, чиста, күркәм йортында. – Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм иткәндә әтине тагын бер кат бергәләп искә алыйк әле. 

Язмышларның ниндие генә юк. Зур Сәрдек авылында яшәүче Нурания апа Закирова әтисе Хаҗип турында сөйләгәннәрне тыңлаганда рух ныклыгына, совет солдатының батырлыгына, тормышны ихлас яратуына тагын бер кат сокланасың, ышанасың. 

1906 елда гади кресть­ян гаиләсендә туган Хаҗипне әтисе кече яшьтән үк авылның аргы як мәчете мулласы Гаяз хәзрәткә: “Сезгә – ите, миңа – сөяге”, – дип, дини белем алырга бирә. Бу аның ничек кенә булса да улымны укытыгыз, дигән сүзе була. 3 ел белем ала Хаҗип, “Һәфтияк шәриф”не генә дә ике ел укый. 1934 елда авылдашы Мөкәрәмә белән гаилә корып, 3 кыз бала алып кайтуга, сугыш башлана. Хаҗипкә сугышның беренче көннәреннән үк повестка килә. Суслонгерда ачлыктан, җәберләүләрдән газап чиккәннән соң, язмышының икенче газабы дәвам итә: ул, фронтка китеп, Ленинград камалышына эләгә. 1942 елның соңгы көннәрендә сул кулы нык яралана, госпитальдә дәвалана. 1943 ел башында Хаҗип Харисов кабат сугышка керә. Бик күп югалтулар, ачлык, өзлексез бомба яңгыры... Якташыбыз командирының үз кулларында вафат булуын еллар үткәч тә ачынып искә ала әле. Ә беркөнне үзеннән ерак түгел снаряд шартлый. Бу юлы инде якташыбызның уң кулы каты яраланып, сөякләре чәрдәкләнә, төптән үк өзелә. Дош­маннар гел бомбага тоту сәбәпле, яралыларны һич кенә дә тыныч урынга алып чыгу, ярдәм итү мөмкинлеге булмый. Солдат Хаҗип тә бер тәүлеккә якын салкын кар өстендә ята, күп кан югалта. Яшәргә омтылышы шуның кадәр көчле була ки, кар өстеннән шуышып барганда комачауламасын өчен, ул тиредә генә эленеп торган уң кулын “штык-нож” белән өзеп ата! Берничә ай госпитальнең тимер караватында дәваланганнан соң, 1943 елның апрелендә аны, комиссовать итеп, туган якларына озаталар. Ә биредә, алда әйтеп үткәнчә, аны тагын бер сынау көтеп тора.

...Язгы ташу вакытында Бөр елгасы бу елны аеруча шаулап, ярларын тутырып ага. Җитмәвенә күперне дә алып китә. Туган авылына кул сузымы гына калгач, солдат сагыну-сагыш белән тулган күңеленең үрсәлгәненә түзә алмыйча, озак уйлап тормый, йөзеп чыгарга ниятләп, елгага керә. Әмма ташкын чандыр гәүдәле, хәлсез, бер кулсыз ир-атны бик тиз үзе белән алып китә. Күтүмкәсе муенын кыса, тын алырга да ирек бирми, елга ярында тотынып калыйм, дисәң, агачлар да юк. Ниһаять, елга юнәлешен үзгәртә, һәм солдат борылышта сул кулы белән такта кисәкләренә ябышып калып, аякларын ярга терәп, калган бар көче белән талпынып, яр читенә ава. Еракка, Китәк якларына кадәр барып җитә ул, ә анда инде тагын да көчле агымлы Нок­ратка да ерак калмаган була. 

– Әти бик озак аккан, елаган. Никадәр авырлыклар күреп исән калдым, кайтып җиткәндә генә әти-әнием, хатыным, өч кызым белән күрешә алмыйча үләм бит, ничек югалганымны да белмәячәкләр, зинһар, ярдәмеңне бир, туган нигеземә кайту рәхмәтләрен насыйп ит дип, бик ялварып, Аллаһы Тәгаләдән сораган, – ди Нурания апа. – Төнлә кайтып җитеп, тәрәзә каккан тавышын ишеткәч, ун ел буе сукыр килеш урын өстендә булган әнисе: “Бар, килен, чык, Хаҗип улым кайтты”, – дигән. Бөтен киеме лычма юеш булып, өй уртасында басып торучы солдатны кочаклап, әби-бабам да, әнием дә, өч апам да, сезнең бәхетегезгә ут афәтеннән дә, су афәтеннән дә исән калдым дип, 36 яшьлек Хаҗип әтием үзе дә елый.  

Шушы көннән башлап ул гаиләсен туйдырырга, бер кулы белән тормыш итәргә тотына. Гаилә ишәя, бер-бер артлы янә дүрт бала туа. 

“Әти туры сүзле, ягымлы, юмарт кеше иде. Бик тырыш, эшчән булды. Һәрнәрсәне җиренә җиткереп башкарды. Беркайчан да кулым бер генә дип тик утырганын хәтерләмим. Уфтанмады, зарланмады. Әти-әнисен тәрбияләп, үз куллары белән соңгы юлга озата алуына шөкер итте. Әмма өзелгән уң кулның җилкә башы туңа, буе белән беләгем, бармаклар сызлый дип әйтә торган иде. Сугыш чорында ашарга юк, утын юк. 10 кешелек гаиләгә җиткерүе авыр. Ягарга утын булмаганлыктан, әни салам, бәрәңге сабакларын алып кереп мичкә сала. Әти ухалла арбасына дилбегә белән үзен ат шикелле итеп чорнап, көн саен урманга чыбык-чабык җыярга китә иде. Әни хәллерәк кешеләргә булышырга йөрде, безне дә ияртте. Шуның өчен бер пот он бирәләр. Әти өчәр көн юлда йөреп, Мари, Мамадыш якларыннан үз гәүдәсенә бәйләп, сыерлар алып кайта иде, – дип, хатирәләрне дәвам итте Нурания апа. – Безнең әти Коръән Хафиз булгандыр ул, бөтен сүрәләрне яттан белде. Азанны матур мәкам белән әйтте, аны Коръән аятьләре укырга күрше авылларга да чакыра иделәр. Ишегалдында сүрәләр укып йөрер иде. Кулсызлыгына да артык борчылмады. Аллаһы Тәгаләнең тәкъдире дип кабул итте. Әти себеркене оста итеп бәйләде. Урманнан алып кайткан чыбыкларны без бер рәткә тезәбез дә, ул аяклары арасына аны кыстырып, җайлы гына итеп, үзенең бер алымы белән эләктереп куя да бәйли, аннан аягы белән себеркесен тәгәрәтеп җибәрә. Шул бер кул белән бәйләнгән себеркеләр һич сүтелмәде. Бер көн калмыйча колхозда ат җигеп эшләп лаеклы ялга чыкты”. 

Хаҗип солдатны хатыны Мөкәрәмә бик тәрбияли. “Әтиегезгә сүз әйтмәгез, каршы килмәгез, эндәшмичә генә торсагыз, хәзер чыккан ачуы бетә аның”, – ди торган була ул балаларына. Ә үзе Хаҗибенә тәһарәт ал­ганда да булыша: комганына җылы суын әзерләп бирә, күлмәк-чалбарын киертә, җиңнәрен сызгандыра, төймәли. Шулай итеп әзерләп мәчеткә озата. 

– Әти сугышта күп кан югалтканлыктан, аңа башка күп төрле кан салына, шуңадыр холкы да кайвакытта бераз кызып ала иде. Ә әни гел елмаеп кына торыр. Хәтерлим әле: бервакыт Кәүсәрия апа: “Әти, әнидән башка бер кеше түзмәгән булыр иде сиңа”, – дип әйтеп куйды. “И кызы-ы-м, әнигезне Аллаһы Тәгаләдән сорап кына алдым бит мин аны”, – диде.

Алар, чынлап та, бербөтен булдылар, һәрвакыт бар эшне бергәләп эшләделәр. Бик бала җанлы, туганчылыклы кеше булды. Көз җитсә, бер казны, башка күчтәнәчләрен сул кулына асып, Мәскәүдәге, Ленинградтагы туганнарына чыгып китә иде. Әни берәр таба әйберсе пешерсә, Чишмәбаш белән Зур Сәрдек арасын бер итеп, хәзер шуларны без – балаларына кайнар килеш китереп җиткерде. Бер кешедән ким иттереп яшәтмәде. Без дә әти-әнинең йөзләренә кызыллык китермәдек, начар юлларда йөрмәдек. 

Хаҗип солдат сугыш темасына бик сөйләргә яратмый. Орден-медальләр белән кайтса да (балалары, уйнап, барысын да югалта), аларны тагып йөрми ул. 

– Әтинең бер дә мактауларга, дан-шөһрәткә исе китмәде. Гомере буе өченче төркем инвалид исемен йөртте, шуңа 9 сум пенсия ала иде, – ди Нурания апа. – Ә балта эшенә йөрүче, итек басучы авылдашлары арасында икенче төркемдәгеләр дә бар иде. Фатир, машина дип тә йөрмәде. Сезне үстергән чакта кирәк иде алар, хәзер инде миңа кирәкми, диде. Аллаһы Тәгаләнең биргәненә, үзенең күпме мәхшәрләр күреп тә исән калуына рәхмәт әйтеп яшәде. 

Хаҗип солдат 91 яшендә, Мигъраҗ ки­чәсе көнне вафат була. Иртәдән үк түшәмгә карап сөйләшмичә, көне буе Коръән сүрәләре укып ята да, якыннары белән сау­буллашып, мәңгелеккә күзләрен йома... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев