Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Зур Сәрдек сәхнәсендә - "Кояшлы сәхнә" проекты

Кукмара музыка һәм сәнгать мәктәпләре белән "Чәчкә" халык бию ансамбле катнашында зур концерт булды

Зур Сәрдек сәхнәсендә соңгы елларда традициягә кергән "Кояшлы сәхнә" проекты - Кукмара музыка һәм сәнгать мәктәпләре белән "Чәчкә" халык бию ансамбленең иҗади дуслыгы нәтиҗәсендә барлыкка килде. Ә сәхнә, чыннан да, кояшлы - якты төсләрдән киенгән көләч, нурлы балалар белән тулы. Афәрин, балалар, булдырдыгыз. Әти-әниләрегезнең гомергә горурлыгы һәм мактанычы булып яшәгез. Хөрмәтле әти-әниләр, балаларны әзерләүдәге ярдәмнәрегез өчен сезгә зур рәхмәт, шулардан игелек күреп яшәргә насыйп булсын сезгә. "Чәчкә" халык бию ансамбле җитәкчесе, Татартстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Альмира Шәймәрдановага, вокал укытучысы Лилия Хөснетдиновага, баян сыйныфы укытучысы Эльдар Мостафинга яңа иҗади уңышлар телибез.

Рәмзия ХӨСӘЕНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk