Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Зур Кукмараның Майская урамында уен мәйданчыгы ачылган

Анда батут, атынгыч һәм башкалар куелган

Шушы көннәрдә Зур Кукмараның Майская урамында балалар өчен уен мәйданчыгы ачылган. Аны ясауга шушы урамда яшәүче эшмәкәр Риф Шәмсетдинов һәм урам халкы бик күп көч куйган. Иң элек урамдагы ташландык урын чүп-чардан чистартылып, анда ком, вак таш түшәлгән. Мәйданчыкның алгы өлешенә бетон җәелеп, шомартылган. Балаларга уйнарга батут, атынгыч һәм башкалар куелган.

-Уен мәйданчыгын ачу, чын мәгънәсендә урам бәйрәменә әверелде. Ул авыл үзешчәннәренең көче ярдәмендә әзерләнгән концерт программасы белән үрелеп барды, - дип хәбәр итте Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев. – Бәйрәм бик матур салют белән тәмамланды. Балаларны сөендереп, шундый изге эш башкарган Риф Шәмсетдиновка һәм урам халкына бик зур рәхмәт.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk