Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Югары Чура авыл җирлегендә халык җыены үткәрелде

Ул үткән елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде

Югары Чура авыл җирлегендә үткән елгы эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыены үткәрелде. Җыелыш барышында җирлек башлыгы Николай Михайлов, участок инспекторы Расим Шакировларның чыгышлары тыңланды. 

- Югары Чура авыл җирлегенә биш авыл керә. Биредә барлыгы 365 хуҗалыкта 1425 кеше яши. Үткән ел 15 бала дөньяга килде, 28 үлем очрагы теркәлде, - дип билгеләп үтте җирлек башлыгы үзенең чыгышында. – Шәхси хуҗалыкларда 861 мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 367се – савым сыерлар. Авыллардан Вахитов исемендәге һәм “Восток” хуҗалыклары тарафыннан сөт җыю оештырылган. 

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды, халыкны борчыган сорауларга җавап бирде. Соңыннан хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырылды.

фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk