Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Югары Арбаш урта мәктәбендә “Эзләнү һәм иҗат аша камиллеккә” дип исемләнгән конференция үткәрелде

Конференциягә республиканың җиде районыннан 184 эш кабул ителде.

Югары Арбаш урта мәктәбендә экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга багышланган “Эзләнү һәм иҗат аша камиллеккә” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Конференциягә республиканың җиде районыннан 184 эш кабул ителде. Укытучы һәм укучылар үзләрен “Табигый һәйкәлләр”, “Экологик- биологик мәсьәләләр һәм кеше сәламәтлеге”, “Табигатьне саклауга керткән өлешебез”, “Идеяләр фабрикасы” күргәзмәсе юнәлешләрендә сынадылар. Шулай ук мәктәптә экологик мәсьәләләрне  яктырткан табигый материаллардан, көнкүреш калдыкларыннан ясалган күргәзмә дә оештырылды.  Әлеге чарада  Татарстанның атказанган экологы Рифкать Хуҗиев, Татарстан республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы Төньяк территориаль бүлегенең баш белгече Фирдәүсә Латыш,  район мәгариф идарәсе җитәкчесе  Роберт Мансуров  һәм башкалар катнашты.

Менә конференция эшендә катнашучыларның иң- иңнәре:

1.“Табигый һәйкәлләр” юнәлеше

I урын – Габдрахманова Р., 10 сыйныф, Югары Арбаш урта мәктәбе

2.“Экологик- биологик мәсьәләләр һәм кеше сәламәтлеге” юнәлеше

I урын – Гарипов Р., 8 сыйныф, Югары Сөн төп мәктәбе, Мамадыш муниципаль районы

3.“ Табигатьне саклауга безнең өлешебез” юнәлеше

I урын – Бикмухаметова Д., 5 сыйныф, Нырты урта мәктәбе

4.“ Идеяләр фабрикасы” күргәзмәсе

Табигый материаллардан, көнкүреш калдыкларыннан ясалган кул эшләре:

Укытучылар, тәрбиячеләр:

I урын – Зиятдинов М.М., технология укытучысы, Югары Арбаш урта мәктәбе

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар:

I урын – Мингазова З., Арпаяз балалар бакчасы

1-4 сыйныф укучылары:

I урын – Храпко З., Шамилов Р., 2 сыйныф, Кәркәүч авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе

5-7 сыйныф укучылары:

I урын – Мухаметзянова А., 5 сыйныф, Ядегәр урта мәктәбе

8-11 сыйныф укучылары:

I урын – Назмутдинова Л., 10 сыйныф, Байлангар урта мәктәбе

Рәсем, фотографияләр конкурсы

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар:

I урын – Юскаев Н., 5 яшь, Манзарас балалар бакчасы №2

1-4 сыйныф укучылары:

I урын – Димитриева В., 1а сыйныф, Село-Чура авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе

5-7 сыйныф укучылары:

I урын – Исламов И., 7 сыйныф, Югары Арбаш урта мәктәбе

8-11 сыйныф укучылары:

I урын – Валиханова Г., 10 сыйныф, Югары Арбаш урта мәктәбе.

Конференциядә күтәрелгән мәсьәләләр бүгенге белән генә тукталып калмыйча, тагын да киңрәк колач алып, дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрелер дип ышанабыз. Киләчәктә балаларда табигатькә мәхәббәт, сакчыл караш формалаштыру кешелекнең төп бурычы булып тора.

Исламова Гөлшат, Югары Арбаш урта мәктәбенең озайтылган көн төркеме тәрбиячесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk