Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Югары Арбаш мәктәбе укучылары чисталыкны саклый

Кукмара районында санитар-экологик икеайлык кысаларында соңгы өмә узды

Исемсез елганың яр буе зонасында мәктәп укучылары 25 капчык чүп җыйды. Кукмара районында санитар-экологик икеайлык кысаларында соңгы өмә узды, дип хәбәр итә  ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте.

Балалар укытучылары белән берлектә зур эш башкарды: территорияне көнкүреш калдыкларыннан, яфраклардан һәм корыган үләннәрдән чистартты, куаклыкларны кисте, агачларның корыган ботакларын кисте. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә берничә сәгать эчендә елга яры үзгәреп калды. "Безнең як табигате бик гүзәл, без аның байлыкларын сакларга һәм арттырырга телибез һәм, әлбәттә инде, үз тырышлыгыңның нәтиҗәсен күрүе рәхәт, без яхшы гына эшләп алдык", – дип бүлешә үзенең хис-кичерешләре белән 7 сыйныф укучысы Алинә.

Кукмара районында территорияләрне чистарту чаралары даими рәвештә уздырыла, мәктәп укучыларын эшкә җәлеп итү аларда әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт формалаштыра. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk