Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Янсыбы авылында яңа клуб куллануга тапшырылды

Клуб төзелеше 6 миллион сумнан артыкка төшкән

Янсыбы авылында яңа төзелгән клуб куллануга тапшырылды. Бу вакыйганы авыл халкы түземсезлек белән көтеп алды.

- Менә, ниһаять, илле урынга исәпләнгән клубның ишекләре ачык. Элеккеге клубыбыз бик иске, суык, авария хәлендә иде. Андый бинага кеше җыярга да куркыныч. Моннан өч ел элек ул сүтелеп, аның урынына яңасы төзелә башлады, - диде клуб мөдире Фаил Хәбибуллин. – Яңа клубны торгызу 6 миллион сумнан артыкка төште. Аның төзелеше муниципаль бюджет хисабына башкарылды, ә чыгымнарның яртысын “Урал” хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов күтәрде. Эшмәкәр Рөстәм Ганиев клуб территориясен профнастил койма белән әйләндереп алырга булышты, ә “Урал” җәмгыяте җитәкчесе Нияз Хәбибрахманов пәрдәләр белән ярдәм итте. Клубта артистлар өчен дә уңайлыклар булдырылган: киенү-чишенү бүлмәсендә көзгеле җиһазлар куелган. Клубка керү-чыгу юллары мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә җайлаштырылган. Яңа бинага китапханә дә урнаштырылды. Монысы өчен дә сөендек. Әлегә кадәр китап яратучылар өчен авылда мондый мөмкинлекләр юк иде. Клубыбызны Яңа елга бизәп тә куйдык, кар сыннары да ясадык, бик матур булды. Авыл халкы белән бергә-бергә, исән-сау эшләргә язсын.

фото: Фәнил Мәрсетдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев