Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Яңа ел алдыннан газета укучыларыбызга бүләкләр өләштек

Акциядә 801 абунәче катнашты

Без дә быел Кыш бабайдан калышмаска уйладык әле: Яңа ел алдыннан газета укучыларыбызны бүләкләр белән сөендердек. “Кыш бабайдан бүләкләр” акциясендә декабрь аенда “Хезмәт даны” һәм “Трудовая слава” газеталарына язылган 801 абунәче катнашты, һәм шулар арасында 8 укучыбыз күчтәнәч-бүләкләргә ия булды. Бәйрәмнәр белән сезне, кадерле газета укучыларыбыз, алга таба да бергә булыйк.

Алинә ФӘЙЗРИЕВА, “Талисман”:
- Мин үзем Бурсык Елга авылыннан, “Талисман” җәмгыятендә эшлим. “Хезмәт даны” газетасына эш урыныннан берничә ел язылабыз инде. Анда күбрәк реклама белән кызыксынабыз, үзебез дә еш кына белдерүләр бирәбез. Авылда әниләрнең бер дә район газетасына язылмыйча калганнары юк. Мин үзем дә газета укырга яратам. Кем нәрсә сата, шәһәрдә нинди яңалыклар бар икәнен күзәтеп барырга тырышам. Бүләк өчен зур рәхмәт. Яңа ел райондашларыбызга күп сөенечләр алып килсен.

Таһир ГАФИЕВ, Зур Сәрдек авылы:
- Без газетаны озак еллар алдырабыз, шулай да нинди сәбәп беләндер, берничә тапкыр язылмый калган идек. Әмма район газетасыннан башка булмый икән, дип тагын алдыра башладык. Район хәбәрләрен дә белеп торасы килә, алып-сатарга дигәндә белдерүләрне дә газетадан карыйбыз бит. Әле күптән түгел генә лаеклы ялга чыктым, аңа кадәр хуҗалыкта уналты ел тракторда һәм башка эшләрдә хезмәт куйдым. Тормыш иптәшем Зөлфия мәктәптә пешекче булып эшли. Газета укырга бик яратабыз, хәзер өйдә булгач, буш вакыт тагын да артты, шуңа күрә ике-өч басмага язылмый булмас. Әле Кукмарага килгәч тә, кибетләрдән газеталар сатып алып кайтам. Район газетасында мин бер нәрсәне дә үзгәртмәс идем, бик әйбәт чыга бит, эчтәлекле. Райондашлар, төрле хезмәт кешеләре турында да язасыз, авылдашларыбыз Рәмзия Хөсәенова, Мөнәвәрә Шәфигуллиналарның язмалары да ошый. Гел бүләкләр уйнатып торалар, без дә бәхетебезне сынап карыйк әле дип уйладык. Ә моңарчы акцияләрдә катнашканыбыз юк иде, рәхмәт сезгә. Бәйрәмнәрне күңелле, матур итеп каршыларга язсын.

Әкълимә ТӨХБӘТУЛЛИНА, Зур Кукмара авылы:
- “Хезмәт даны” газетасы белән танышлык илле елга якын дәвам итә инде.  Чыгышым белән мин Киров өлкәсенең Малмыж районыннан, Зур Кукмарага кияүгә чыктым. Элек башка газеталарны да күп алдырдык, хәзер исә “Хезмәт даны” гына калды. Газетада яңалыкларны, белдерүләрне карарга, кеше язмышлары турындагы язмаларны да укырга яратам, “Мөршидәттәй почмагы”н да кызыксынып күзәтәм, җайлырак рецептлар булса пешереп тә карыйм.  Мин озак еллар мех фабрикасында эшләдем, аннан хуҗалыкта хезмәт куйдым: сыер саудым, үгезләр карадым. Хәзер лаеклы ялда. Барлык кукмаралыларга да Яңа елда иминлек, саулык-сәламәтлек телим.

Фирдәүсә ЙОСЫПОВА, Зур Кукмара:
- “Хезмәт даны” газетасы оештыра торган акцияләрдә һәрвакыт катнашырга тырышам, әмма бер тапкыр да отканым юк иде. Шуңа күрә бу хәбәргә башта ышанмыйча да тордым. Югыйсә, күңелем дә нидер сизенгән иде инде, кичә кичтән уч төпләрем дә кычытып торды. Мин газетаны кулыма алгач, иң элек кыска хәбәрләрне карыйм, аннан соң туган көннәре булган таныш кешеләр юк микән дип котлаулар белән кызыксынам, күңелле хәбәрләр булмаса да, некрологларны укыйм. Мин киез итек-киез комбинатында, мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыктым, хәзерге вакытта сөенә-сөенә оныгымны карыйм.  Быелгы ел, Аллага шөкер, күңелле мәшәкатьләр белән тыныч узды, 2019 елны да иминлектә үткәрергә язсын.

Җәүдәт ГАТАУЛЛИН, Кукмара:
- Өйләнеп башка чыкканнан бирле район газетасын алдырабыз инде. Бертуган энемнең хатыны: “Үткән ел “Хезмәт даны” газетасы үткәргән акциядә катнашып, бер капчык Кыш бабай бүләге оттык. Сез дә язылганнан соң, квитанциягезне редакциягә тапшырып карагыз әле”, - дигәч, мин дә китергән идем. Язган булгач, безгә дә бүләк чыкты бит. Газетаны бик яратып укыйбыз, почтальон килгәнен көтеп кенә торабыз, йә хатыным, йә мин тиз генә чыгып алып керәбез. Мин озак еллар автомәктәптә эшләдем, сәламәтлегем буенча аннан китергә туры килде, шуннан соң балалар-үсмерләр мәктәбендә, Кукмара аграр көллиятендә укыттым. Хәзер лаеклы ялда. Кукмаралыларның барысын да Яңа еллар белән тәбрик итәм, исәнлек-саулык телим.

Анастасия ХӘБИБУЛЛИНА, Кукмара:
- Әле дә хәтеремдә: кечкенә чагымда, әбиемнең күзләре начар күргәч, миңа район газетасын кычкырып укырга куша иде. Ул вакытта газетаның исеме дә икенче иде әле... Менә шуннан бирле мин район газетасын беләм инде. Туган авылым Кызыл Таудан Кукмарага килгәннән соң, үзем языла башладым, районда булган вакыйгалардан хәбәрдар булып торасы килә бит. Акциядә исә беренче тапкыр гына катнашуым. Озак еллар банкта, аннан соң егерме дүрт елга якын район ветеринария берләшмәсендә хезмәт куйдым, хәзер лаеклы ялда. Кич белән, бер кат эшләр беткәннән соң, иркенләп газета укыйм. Мин иң башта беренче биттәге яңалыклар белән танышам, аннан соң ахыргы биткә күчәм. Газета атнага ике генә түгел, өч тапкыр чыкса да риза. Бу ел тыныч узды, алдагы елларда да имин көннәрдә, шөкер итеп, канәгать булып  яшәргә язсын.

Рәйсә КОСТИНА, Поч. Сутер авылы:
- Мин, биемем Евдокия Костина авырып китү сәбәпле, аның  бүләген алырга килдем. Без инде утыз елдан артык бергә яшибез. Әни гомер буе хуҗалыкта фермада хезмәт куйды. Район газетасын да үзен белә башлаганнан бирле – бик күптәннән алдыра. Аны башыннан ахырына кадәр, бер сүзен дә калдырмыйча укып бара. Шуңа күрә почтальонны һәрвакыт түземсезлек белән көтеп ала. Бүләк отканын белгәч тә бик сөенде, тизрәк безнең белән уртаклашты. Яңа ел алдыннан көтелмәгән сөенеч булды бу. Бүләкне үзе килеп ала алмавы гына кызганыч. Без аны, һичшиксез, үзенә тапшырырбыз.

Габделнур МОСТАФИН, Иске Йорт авылы:
- “Хезмәт даны”н үземне белә башлаганнан бирле алдырабыз инде. Анда тегесе ошый, монысы юк, дип талымлап тормыйбыз, башыннан ахырына кадәр бик кызыксынып, яратып укып чыгабыз. Яңалыклары да, рекламасы да үз урынында кирәк. Мин утыз ел шофер булып хезмәт куйдым, унбиш ел “КамАЗ” машинасында ерак юлларга йөрдем, хәзерге вакытта лаеклы ялда. Яңа ел алдыннан көтелмәгән, уйламаган сөенеч булды әле бу, моңа кадәр бер дә акцияләрдә катнашканыбыз, бүләкләр отканыбыз юк иде. Моннан соң бәйгеләрне калдырмаска кирәк икән. Квитанцияне тормыш иптәшем Әлфия әйткәч алып килеп яздырган идем, әле ул бүләк отканны белми. Хәзер менә аны да сөендерермен. Сезгә уңышлар телим, бүләк алу күңелле икән, шушындый акцияләр алга таба да үткәрелеп торсын.

фото: Ризилә Корбанова, Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев