Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Тырышта гармунчылар бәйрәме булды

Кичәбезгә авылыбызда туып-үсеп, хәзергесе вакытта читтә яшәүче гармунчыларны һәм төрле конкурсларда лауреат, дипломант булган яшь буынны дәштек

Гармунчылырыбыз күп булган икән, исәпләп карасаң, ике дистәгә җыела. 
Тырыш авылы клубында “Гармун алып кулларыма, кайттым туган авылыма” дип аталган кичә булды. Кичәбезгә авылыбызда туып-үсеп, хәзергесе вакытта читтә яшәүче гармунчыларны һәм төрле конкурсларда лауреат, дипломант булган яшь буынны дәштек. Әйе, гармунчылырыбыз күп булган икән, исәпләп карасаң, ике дистәгә җыела. Алар бит заманында кулларына гармун алып, яшьлек елларының барлык матур мизгелләрен уздырган. Эштән туктап ял иткән вакытларында, кичке уеннарда, аулак өйләрдә үзләренең моңлы гармун тавышларын җиткергән. Бер бәйрәмне дә, мәҗлесләрне дә гармуннарсыз уздырмаганнар. Авылда гармун уйный белгән кеше бик дәрәҗәле һәм абруйлы саналган. Гармун уйнап урам әйләнү бик күркәм күренеш булган. 
Шушы яшьлек мизгелләрен искә төшерү өчен гармунчылырыбызны сәхнәгә чакырдык.Алар үзләренең якты истәлекләрен сөйләделәр, күңелле мизгелләре белән уртаклаштылар. Бәйрәм биюләр, матур җырлар белән үрелеп барды. Кызларыбыз Раилә Шәрәфетдинова һәм Әдилә Әгъләмҗанова, Фирзәр Мифтаховның матур биюләре көчле алкышларга күмелде. Фәнзил Шаһабиев, Шамил Шаһабиев, Рәүф Фатыйхов, Расил Шәрәфетдинов, Ринат Сәләхов, Заһид Фәйзуллин, Мәлик Хәлиуллин, Дамир абый Хәлиуллин, Гөлсөяр апа Мифтаховалар чыгыш ясаганда дәртле көйләр, моңнар еракларга сибелде, йөрәкләргә үтеп кереп, нечкә күңел кылларын тибрәтте. Шушы көйләр аша аларның яшьлекләренә кайтып, юкәлектә кичке уенда кебек хис иттек үзебезне. Хәзерге яшьләр арасында да горурланырлык гармунчыларыбыз бар. Бертуган Рамил белән Таһир Гозәеров турында сокланып әйтә алабыз. Җырчыларыбыз Ясирә Гарифуллина, Гөлсөяр Мифтахова, Нурзалия Фәйзуллина, Вәсилә апа Гозәеровалар моңлы тавышлары белән тамашачының күңелләренә үтеп керделәр. Тырыш авылына кунакка кайткан Руслан Гайнетдиновны да тамашачы җылы каршылады. 
Әйе, яшьлек мизгелләренә кайту, күңелләрне бераз нечкәртсә дә, күзләрдән яшь тамчылылары күрсәтсә дә, матур чаклар, яшь чаклар, дәртле чаклар булып хәтердә саклана. Гармунчыларыбыз клуб мөдире Ринат Шәрәфетдиновка зур рәхмәтләрен җиткереп, үзләре турында җылы хисләр калдырып, киләсе очрашуларга кадәр дип, таралыштылар. Әлбәттә, мондый кичәләр, очрашулар булырга тиеш. Авыл әле үзенең гармунчылары белән горурланачак, гармун моңы әле тынмаячак! 
Рәзинә ШӘРӘФЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев