Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Тырыш авылында велосипед урлаганнар

Каракны туган авылыннан эзләп табалар һәм тоткарлыйлар. Ул үз гаебен таный һәм полиция хезмәткәрләренә урланган велосипедны кайтара.

Шушы көннәрдә Тырыш авылында яшәүче 53 яшьлек хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать итә. Билгесез зат тарафыннан 2017 елда 7000 сумга сатып алынган велосипедның урлануын әйтә. Вакыйга булган урынга килгән полиция хезмәткәрләре җинаятьченең төнлә хуҗалыкка үтеп керүен һәм велосипедны шуннан урлавын ачыклыйлар. Авыл халкыннан сорашканнан соң, алар әлеге авылга кунакка килгән күрше район кешесенең эзенә төшәләр. Каракны туган авылыннан эзләп табалар һәм тоткарлыйлар. Ул үз гаебен таный һәм полиция хезмәткәрләренә урланган велосипедны кайтара.

РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсе буенча каракка карата җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә (Караклык).

https://кукмор.16.мвд.рф/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X