Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Татарстан җырчысының иреннәре ертылган - җырлый алмаячак

Травмпунктта җырчының ертылган иреннәрен хәтта тегәргә туры килгән


Башкортстанның опера җырчысы Илһам Вәлиев Екатеринбург театры сәхнәсендә чыгыш ясаган вакытта җәрәхәтләнгән. Екатеринбургның опера һәм балет академия театры солисты сүзләренә караганда, күңелсез хәл «Кармен» спектакле вакытында булган. «Сугышу трюклары автоматлаштырылган дәрәҗәдә профессиональ каскадерлар ярдәмендә куела. Моңарчы беркайчан да мондый хәл булганы юк иде. Бу юлы әллә нәрсә булды, иренннәрем яраланып, спектакльдә җәрәхәтләнгән килеш эшләп бетердем», дип яза Илһам Вәлиев инстаграмында.

Артист шулай ук театр табибы Ирина Суллга рәхмәт сүзләрен җиткерә. Травмпунктта җырчының ертылган иреннәрен хәтта тегәргә туры килгән. Уфадагы хирург исә ике атна җырламаска кушкан.

 Матбугат.ру 

фото: соцсети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев