Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Салтык-Ерыклы авылында балалар Сабан туе гөрләп үтте

Бәйрәм ахырында һәр балага бүләкләр һәм тәм-томнар салынган пакет өләшенде

Бүген Салтык-Ерыклы авылында балалар өчен Сабантуй гөрләп үтте. Бәйрәмне сәнгать йорты җитәкчесе Гөлнур Гыйльмуллина оештырды. Сабантуй кызыклы уеннар – капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, баудан бүләкләр кисү, күз капланган килеш икенче кешенең киеменнән кер кыстыргычы табу, төрле түгәрәк уеннары белән үрелеп барды. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, күңел ачтылар, барысы да актив катнашып, истәлек бүләкләре алдылар. Ахырдан һәр балага бүләкләр һәм тәм-томнар салынган пакет өләшенде. 

- Бәйрәмнән күтәренке кәеф белән таралышабыз, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Казан шәһәрендә яшәүче Дания Лотфиева. - Җәй көне авылга кайтып торабыз, яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез. Оныгыбыз Әдилә дә бездән калмый, авылны бик ярата. Балаларның ялларын онытылмаслык итеп үткәрү максатыннан, төрле чаралар һәрвакыт үткәрелеп тора, һәрберсендә бик теләп катнашабыз. 

фото: Йолдыз Низамиева, "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk