Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Римма Ратникова 1нче гимназия укучыларын Белем көне белән котлады

Быел мәктәпкә 1нче сыйныфка 44 бала укырга кергән

Бүген барлык мәктәпләрдә дә беренче кыңгырау шалтрады. Кулларына аллы-гөлле чәчәкләр тотып балалар мәктәпкә юл алды. Кукмараның беренче гимназиясе дә иртәдән үк шау-гөр килеп торды. Балаларны котларга Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгының урынбасары Равия Каримуллина, ветеран укытучы Нурия Минһаҗивалар да килгән иде. Алар балаларга үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр, укытучыларга авыр хезмәтләрендә уңышлар теләделәр. 

Беренче гимназиядә барлыгы 420 бала белем ала. Шуның 19 11нче сыйныф укучылары, ә быел мәктәпкә 1нче сыйныфка 44 бала укырга кергән. 

фото: Ризилә Корбанова, "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев