Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Райондашыбызның Һиндстанда күргәннәре

Индуслар өчен Варанасида вафат булу бик изге булып санала

 

Һиндстан. Әлеге сүзне ишеткәч, кемгә ничектер, минем күз алдыма һинд киносы  “Танцор диско”, бик күп хатын-кызларның төн йокыларын качырган танылган артист Митхун Чакраборти, гел явызлар ролен башкаручы Амриш Пури, матур киемнәргә төренеп, чәчәкләр арасында биеп торучы берсеннән-берсе чибәр кызлар, салмак кына атлап баручы зур гәүдәле фил өстендәге һинд абзые һәм ... яр кырыйлары шаккаткыч күп чүп-чар белән капланган Ганг елгасы күз алдына килә.

Ә Кукмара кызы Лилия Шакирова әлеге илгә, аның табигатенә, мәдәниятенә, гомумән, Һиндстанга гашыйк. Аның белән аралашканда бу ил турында шулкадәр күп белүенә, чын-чынлап яратуына гаҗәпләнәсең. Сәгатьләр буе бу хакта  сөйли ала, дигән сүз нәкъ Лилиягә туры килә. Аны тыңлаганда үзеңне дә Мумбай, Дәһли калаларында, Будда храмнарында, төрле төсле киемнәргә төренгән һинд кызлары арасында кебек хис итәсең. 

Казан авиация институтын тәмамлап, самолетлар төзелеше буенча кулына       диплом алган якташыбызның Һиндстан белән кызыксынуы 2006 елда гап-гади фильмнан башлана. Кукмара 3нче урта мәктәбендә югары сыйныфларда укыганда, ул балачакта яратып караганын исенә төшереп, “Непохищенная невеста” дип аталган һинд кинофильмының DVD-дискын сатып ала. Бер карый, икенче тапкыр, өченчесеннән инде аерыла алмый.  Кинодагы җыр-бию, киемнәр, андагы мәхәббәт тарихы, романтика, матурлык кызны үзенә бөтереп алып кереп китә. Лилия,  китапханәләргә барып, әлеге җырларның тәрҗемәсен белергә тели, сүзлек китаплары ала. Интернет юк заман, кулдан язып, үзе аңлаганча сүзләрен тәрҗемә итә башлый. Шуннан соң икенче фильм күңеленә хуш килә, гомумән, һинд теле аның йөрәгенә үтеп керә. Икенче кинодан соң өченчесен... утыз, сиксәненчесен. Бер-ике ел элек, иптәшләре сорагач, юри генә исәпли: ун ел эчендә 800-900 һинд кинофильмын карый ул! Карап кына да калмый, шуның кадәр ярата, һәрбер киноның оригиналь исемен, артистларын, режиссерын, кемнәр җырлаганын, бу фильмнар турында кайбер кызыклы тарихларны, фактларны, тавыш-гаугаларны белә. Интернет барлыкка килгәч, мәгълүматны күбрәк  туплый башлый.

- Һинд телендә күп сүзләр урду, гарәп, фарсы телләреннән алынган.  Китап, мәхәббәт, мөмкин, һава, ләкин, әгәр дигән сүзләре безнекенә охшаш, - ди ул. - 11 сыйныфта бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнгәндә дә буш минутым булган саен кино карый идем. Ә әни: “И-и, тагын кино инде”, - дип ачулана. Хәтерлим әле: мин кечкенәрәк чакта ял көннәрендә телевизордан һинд кинолары күрсәтәләр, әни белән шуларны карап утыра идек. Мөгаен, “орлыгы” шул вакытта ук салынган булгандыр. Имтиханнарны барыбер уңышлы тапшырдым. Мәктәптә, институтта укыганда да минем бу кызыксынуымны иптәшләрем, танышларым аңламыйлар, белсәләр, кинодагы мәгълүм сүзләрне кулланып:

“Джимми, Джимми, Джимми,

 Ача, Ача, Ача...”, - дип үрти башлыйлар, көләләр иде.

Әмма иптәш кызым Надя белән аларга исебез китмәде. Һинд “тормышы”нда булу рәхәтлек бирде. Яраткан киноларымның җырларын җырлап, көзге алдына басып, үзлегемнән биюләренә өйрәнә башладым. Күп киноларны интернеттан карадым, яңаларын көтеп алдым. Яңа җыр, бию чыкса, алар турында мәгълүматларны өйрәнә идем. Классик һинд биюләрендә хәрәкәтләр нәрсәне дә булса белдерә бит алар, ә Болливуд кинолары исә күбрәк күңел ачуга корылган. Шул вакытларда ук күңелдә: “Их, Һиндстанга барып, андагы тормышны күреп кайтасы иде” дигән хыял көннән-көн уяна барды. Гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, киемнәрен, нәрсә ашап-эчкәннәрен, ничек дингә табынганнарын кинолардан күреп белгәч, бу фикерем тагын да ныгыды.

Лилия, укып бетереп, кулына диплом алгач, 2014 елда иптәш кызы Альбина белән Һиндстанның көнбатыш яр буена урнашкан, зур булмаган Гоа провинциясенә юллама сатып ала. Башкалар шикелле Аравия диңгезе яр буенда кояшта кызынып, кайнар комда рәхәтләнеп гәүдәләрен язып ятмый алар. Чын Һиндстан тормышын күрергә теләп, экскурсияләргә баралар, Гоа штатының башкаласы Панаджида берничә тапкыр булалар.

- Киноларны караганда биредәге яшәеш андый түгелдер, мөгаен, фильмның куелышы гына бу, дип уйлый идем, - ди Лилия. - Ә анда баргач, тәрәзәне ачып, урамга карасаң, халыкның  милли киемдә йөргәнен, ничек итеп үзара аралашканнарын  күреп, чынлыкта да шулай, бу аларның нәкъ менә кинодагы кебек тормышы икәнен аңлыйсың. Кунакханә пляжында ял итеп ятучы ватандашларыбыз, безнең әлеге хоббиебыз турында ишетеп, сүзсез калалар иде. Ун көн вакыт бик тиз үтеп китте. Казанга кайткач, күңелгә берара авыр булды, чөнки йөрәгемнең бер өлеше бу илдә калды. Эшкә урнаштым, һинд биюләре түгәрәгенә язылдым, үзлегемнән һинд телен тагын да тырышыбрак өйрәнә башладым. Иптәш кызымның туенда башкарган һинд биюен күпләр мактадылар, аларның теләктәшлеге канатлар өстәде. Яңадан да Һиндстанга барып кайтуны үземә максат итеп куйдым.

Лилиянең бу хыялы тормышка аша. Узган ел 5 сентябрь кичендә ул Казаннан - Мәскәүгә, аннан Һиндстанның башкаласы Дәһлигә оча. Өйдәгеләре - әнисе Вәсилә, әтисе Илгиз, туганнары белән биш айга саубуллаша ул. Бу илдә 148 көн булып, 11 шәһәрне үз күзләре белән күрә. Лилия күзлегеннән Һиндстан нинди икән, анда ничек яшиләр?

 

Дәһли. Мин алдан план корырга яратмыйм. Шуңа күрә бу шәһәргә Мәскәүдән алты сәгать очканнан соң, төнге сәгать 12дә килеп төшкәндә дә кая барасымны уйламаган идем әле. Әлегә практика булмаганлыктан, һинди телен дә юньләп белмим, укып кына аңлыйм, ә бу шәһәрдә һинглишта аралашу уңайрак икән. Бездәге русча-татарча сөйләшү кебек. Инглиз телендә акцентлары бик көчле. Әлбәттә, беренче- икенче көннәрдә авыр булды. Кунакханәдә: “Миңа кәгазьгә языгыз, мин әзрәк һиндине аңлыйм”, - дим. Һинд киноларындагы җырлардан мәгънәсе туры килгән җөмләләрне атыйм. “Ә син каян ул җырны, киноны беләсең, ул бит танылган түгел”, - дип шаккаталар иде. Ә мин, җыр ошаса, аларның тәрҗемәсен дә өйрәнә идем.

Дәһлинең һәр почмагы - үзе бер тарих! Ул борынгы заманнардан калган мәчетләр, ныгытма һәм һәйкәлләр, яшеллек һәм берсеннән-берсе матур чәчәкләр арасында утыра. Хәрби мемориал булган данлыклы Һиндстан Капкасы беренче Бөтендөнья сугышы елларында һәлак булган солдатлар истәлегенә төзелгән. Ул - Дәһлинең иң истәлекле урыннарының берсе, биредә тәүлекнең теләсә кайсы вакытында халык күп. Аны һинд киносының һәркайсында диярлек күрсәтәләр. Дәһлидә йөргәндә, мин бит моны бу кинода күрдем, ә монысын - тегесендә, ә бу урын - үзе бер тарих, ниһаять мин боларны күрдем бит дип,    кыскасы, кем әйтмешли, авыз ачып йөрдем. Миңа вак-төяге дә шуның кадәр кызык иде. “Синең күзләрең очкынланып яна”, - диләр иде.

Мөселман районында урнашкан бик борынгы Чандни Чоук урамыннан йөрергә инде күптәннән кызыга идем. Данлыклы кечкенә генә ресторанда буласым килде. Бу урамда бик кызык: машиналар, велорикшаларда пассажирлар ташучылар,  җәяүлеләр һәм хайваннар барысы да урам тутырып, кем каян йөри ала - шулай йөри. Бу урамда иң борынгы һәм халык күп була торган, бик кыйммәтле әйберләрдән алып иң очсызлысы да са тыла торган базар урнашкан.

 

Джайпур шәһәре - ал шәһәр, Раджастан штатында урнашкан. Ни өчен ал шәһәрме, чөнки ал комлы катнашмадан ясалган элеккеге биналар көндез дә, бата торган кояш нурларында да ал төскә кереп балкыйлар. Биредәге Җилләр Сарае һәрбер туристны шаккаттыра. Махараджиның хатыннары өчен  ал таштан төзелгән бу бина биш катлы. Һинд телендәге исеме Һава-Махал дип яңгырый. Урамда никадәр эссе булган саен, Сарай эче шуның кадәр салкын. Чөнки анда 933 тишек (тәрәзә) ясалган. Маймыллар храмында булуны алдан ук уйлап куйдым. Маймыл балалары бик әрсез, кисәк йөгереп килеп, кулыңдагы фотоаппарат, телефоннарны алып китәләр, өстеңә менеп сикерәләр. Ә яныңдагы әниләре: “Баламны бир”, - дигән кебек ысылдап тора.  Бик кызыклы күренеш.

 

Джайсалмер - алтын шәһәр, Пакистан иле белән чиктәш. Сап-сары ком катнашмасыннан төзелгән бар нәрсә - кибет, кунакханә биналары алтындай ялтырый, җитмәвенә ул чүл янәшәсендә урнашкан. Карарга бик кызык, күз дә камашмый. Анда яшәүчеләрнең өйләрен башка төскә буярга башларына да килмәячәктер, мөгаен. Чүлгә экскурсиягә алып бардылар. Бик барасым да килмәгән иде, әмма миңа бик ошый торган “Братец Баджранги” фильмы бу чүлдә төшерелгәнен белгәч, кызыксынып киттем. Чүлдә дөяләрдә, машиналарда йөрдек, борынгы авылда төн чыктык. Кичтән милли ризыклар белән сыйладылар, традицион биюләрен башкардылар. Кызык, дөянең берсе һинд актеры Джон Абрахам исемен йөртә иде.

Бу турыда тулырак газетасында укый аласыз.

Лилия НУРГАЛИЕВА

Лилия Шакирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk