Фото: Питрәч районында тыелган урында су коенган егет баткан
Дуслары 28 яшьлек егетнең күренмәвен абайлап алганнар һәм коткаручыларны чакырганнар.
Татарстанның Питрәч районында тыелган урында су коенган егет баткан. Бу турыда «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
ТатЦИК авылыннан ерак түгел Мишә елгасы аша салынган күпер янында яшь егетләр компаниясе су коенган. Дуслары 28 яшьлек егетнең күренмәвен абайлап алганнар һәм коткаручыларны чакырганнар.
2нче зональ янгын сүндерү-коткару отряды ярдан 15 метр ераклыкта егетнең мәетен тапканнар. Якынча мәгълүматлар буенча, егет көзән җыеру аркасында баткан.
Фаҗига урыны су коену өчен җиһазланмаган булган.
Фото: ГУ МЧС России по РТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев