Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Ныртыда “Туган яктан илһам алып” фестиваль кысаларында бәйрәм үткәрелде

Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезе урнашкан кадерле туган авылы бар. Без - гаҗәеп гүзәл Нырты авылы табигатенең моңлы вә сихри бишегендә туып үскән табигать балалары. Туган яктан илһам алып, бергә бердәм булып яшибез. Авылым табигате белән генә түгел, кешеләре белән дә матур.

Ел башыннан бирле районда “Туган яктан илһам алып” дип исемләнгән фестиваль бара. Күп кенә авылларыбыз инде чыгыш ясап эшләрен төгәлләделәр, ә шушы көннәрдә сәхнәне безнең Нырты җирлеге тотты. Горурланып, сокланып карап утырдык авылыбыз халкына. Язмышларын Нырты авылы белән бәйләгән, совхозда эшләгән, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган апаларыбыз, абыйларыбыз: Нурмөхәммәт Сәлимҗанов, Асия Сәлимҗанова, Мәрьям Кәримова, Миннебикә Галиәкбәрова, Зөлфия Булатова, Валентина Кузьмина, Елизавета Халикова, Нурия Габдрахманова, Фәимә Сизова, Вазих Заһидуллин, Рауза Хуҗиева, Кәүсәрия Муллиналарның фидакарь хезмәте күпләргә үрнәк. Әле алай гына да түгел, һәр бәйрәм, мәдәният чаралары да аларсыз үтми: кыш көннәрендә скандинавча йөрү дисеңме, кич утырып бәйләү, ил-көн яңалыклары белән танышу, кичке уеннар оештыру, мәүлет кичәсе, самовар янында чәй эчү һәм башкалар... Ветеран укытучыбыз Сания Фәттахова үзенең киңәшләре, уй-фикерләре белән һәр эшебездә ярдәм итә. Гомумән, авылыбызда яшь буынга үрнәк булырдай кешеләребез күп. Олысы-кечесе бердәм булып, һәр чарада катнаша.

Нырты мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Алевтина ИЛЬИНА, китапханә мөдире Гөлнур ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk