Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Нормабашта Мәүлид бәйрәме узды

Мәчет ярдәме белән клубта үткән бу бәйрәмдә авылыбызда һәм тирә-күрше авылларда, Кукмарада яшәүче илледән артык кеше – өлкәннәр, яшьләр, балалар катнашты

Мәүлид ае уңаеннан Нормабаш авылы мәхәлләсендә мәҗлес узды. Мәчет ярдәме белән клубта үткән бу бәйрәмдә авылыбызда һәм тирә-күрше авылларда, Кукмарада яшәүче илледән артык кеше – өлкәннәр, яшьләр, балалар катнашты. Мәҗлесне авылыбыз имамы Рафис хәзрәт Гыйльмуллин башлап җибәрде. Ул мәхәллә тормышы, зиратны һәм авылны төзекләндерү буенча башкарылган эшләр турында сөйләде, сорауларга җаваплар бирде.

Халык бәйрәм кунагы – Зур Сәрдек мәчете имамы Рифат хәзрәт Ибраһимовның Мәүлид аена, пәйгамбәрләр тормышына багышланган вәгазен кызыксынып тыңлады. Биредә шулай ук Әлфия Хафизова, Әлфия Закирова, хаҗирә Мөнирә Ишмөхәммәтова, Байлангар авылы абыстае Рауза Мөхлисовалар вәгазьләр сөйләде, Рәүфә Әхмәтшина мөнәҗәтләр укыды. Мәҗлес мул сыйлы өстәл артында үтте. Табынны әзерләүгә авыл имамы Рафис хәзрәт Гыйльмуллин, клуб мөдире Вафирә Фәйзриева, авылдашларыбыз Ринат Ганиев, Фәнис Гыйльфиев, Сания Мөгыйнова, Физалия Гыйльмуллина, Әлфия Закировалар зур тырышлык куйды.

Рәшит МИНЕГАЛИЕВ, автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk