Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Мәмәшир авылында өлкәннәр көне үткәрелде

Өлкәннәр бик теләп татар халык уеннарын уйнадылар

Мәмәшир авылы китапханәсендә “ Нур” клубына йөрүче өлкәннәр белән 1 октябрь – Өлкәннәр көне ужаеннан “Күңелләр һаман яшь әле” исемле кичә үткәрелде. Өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, алар белән “Бер яшьлектә, бер картлыкта” дигән бәйге үткәрелде. Өлкәннәр үзләренең күңел көрлеген, зиһен үткенлеген күрсәттеләр. Шулай ук “Яңа китаплар” исемле күргәзмәгә күзәтү ясалды. Аларны Г.Рәхимнең “Мин - табылдыклар өстәле” китабы белән таныштырып, “Авылдаш картларга” исемле шигырь укылды, Ф.Яруллинның “Сөю бит ул картаюны белми” китабыннан шигырьләр тәкъдим ителде. Өлкәннәр бик теләп татар халык уеннарын уйнадылар. Кичә чәй өстәле артында дәвам итте.

Өлкәннәр кичәдән бик канәгать булып, күңелләре яңадан да яңа дәрт, көч өстәп кайтып киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев