Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Манзарас балалар бакчасында туган телгә багышланган кичә булган

Анда туган телебезне зурлап, татар телендә шигырьләр тыңладык, татар халкының “Йөзек салыш”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Биш парлы” “Кәрия-Зәкәрия”, “Түбәтәй” уеннар уйнатылган

21 февраль - Туган тел көне. Шул уңайдан Манзарас китапханәсе “Ландыш” балалар бакчасы балалары белән “Дөньяда иң матур тел...” дигән темага уен–тамаша үткәрде. Анда туган телебезне зурлап, татар телендә шигырьләр тыңладык, татар халкының “Йөзек салыш”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Биш парлы” “Кәрия-Зәкәрия”, “Түбәтәй” уеннарын уйнадык. “Туган җирем - Татарстан” темасы буенча сораулар бирелде. Балалар барлык сорауларга да уйлап җавап бирделәр. Шулай ук балалар белән татар халкының милли ашлары чәк-чәк, өчпочмак, бәлеш, пәрәмәч, бавырсак белән таныштык. Кичәбезне Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамладык, дип хәбәр итте Фирая Сабирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk