Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Манзарас авыл җирлегендә халык җыены үткәрелде

Анда үткән елгы эш нәтиҗәләренә йомгак ясалды

Манзарас авыл җирлегендә үткән елгы эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыены үткәрелде. Иң элек шәхси мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итүче гражданнарны кабул итү булды. Анда һәркем үзен борчыган сораулар белән төрле оешма вәкилләренә мөрәҗәгать итә алды. Җыелыш барышында җирлек башлыгы Рәшидә Хәбибуллинаның, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиевның чыгышлары тыңланды. Район башлыгы Сергей Димитриев районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды. Чыгышлар тәмамланганнан соң, җирлек халкы кызыксындырган сорауларын бирде. Соңыннан хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырылды.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X