Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Лубянда туристлык слеты үткәрелде

Турслетта катнашучылар җирлектә спорт ориентирлашу күнекмәләрен күрсәттеләр һәм контроль-туристик маршрутны узу буенча ярышларда катнаштылар.

Лубян урман-техник көллияте студентлары һәм хезмәткәрләре арасында ел саен үткәрелә торган туристлык слеты узды. Әлеге чара Россия көненә багышланган иде. 

Турслетта катнашучылар җирлектә спорт ориентирлашу күнекмәләрен күрсәттеләр һәм контроль-туристик маршрутны узу буенча ярышларда катнаштылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынга - 21нче, икенче урынга – 31нче, өченче урынга 11нче урман хуҗалыгы төркемнәре лаек булды. 

Иң яхшы җыр өчен - 13нче, иң яхшы бивуак оештыру өчен 33нче бакча-парк төркеме студентлары бүләкләнде. Турслетның иң яхшы пешекчесе дип, 23нче бакча-парк төркеме студенты Роза Уланова танылды. 
Көллият хезмәткәрләре арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде: урман бүлеге - беренче, икътисад һәм бухгалтерия бүлеге – икенче, ә укытучылар командасы өченче урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев