Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Кукмараның Иске Юмья авылында юл ачылды

Юлның озынлыгы 1,5 чакрымны тәшкил итә

Бүген Иске Юмья авылында истәлекле вакыйга - юл ачу тантанасы булды. Муниципаль юл фонды буенча авылның Үзәк урамына вак таш түшәлде. Юлның озынлыгы 1,5 чакрымны тәшкил итә. Юл төзелеше 9 миллион сумнан артыкка төшкән. Әлеге эшне “Татафтодор” җәмгыятенең “Кукмара” юл-төзелеш ремонт участогы башкарган. 

- Без бу юлны түземсезлек белән көттек. Чөнки аңа кадәр Үзәк урамыбыз бик начар иде, пычрак ерып йөрергә туры килде, - диде Оштырма Юмья авыл җирлеге башлыгы Анатолий Рамазанов. – Таш юл авыл башыннан алып, клуб янына хәтлек дәвам итә. Шулай ук ике җиргә торбалар да салынды. Билгеле, бу кадәр зур күләмле эшне үзара салым акчасына гына башкарып чыгып булмас иде. Безне юллы иткән өчен район җитәкчелегенә, юл-төзелеш оешмасы хезмәткәрләренә бик зур рәхмәт.

фото: Ризилә Корбанова, "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk