Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Кукмаралылар кул эшләре белән дә дәваланалар

Чәчәк тә ясыйлар, мунчала да бәйлиләр

- Вакыт шулкадәр күңелле үтте, үзара дуслаштык, аерылышасыбыз да килми, - дип каршы алды безне “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең “Наз” социаль-тернәкләндерү бүлегендә ял итүче өлкәннәр. Бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, биредә күпкырлы  дәвалану курсы үтүләре, уеннар, бәйрәмнәр оештырылуы, төрле белгечләрнең, дин әһеленең чыгышлары, беренче мәктәп укучылары куйган спектакль хакында сөйләделәр, бүлек хезмәткәрләрен мактап телгә алдылар. Ә инде күз нурларын түгеп, үз куллары белән төрле материаллардан ясаган искиткеч матур эшләнмәләрен күреп, боларның барысы рәссам булырлык сәләткә ия бит, дип уйладым.

 

- Безнең  бүлектә комплекслы тернәкләндерү каралган, кул эшләре белән шөгыльләнү исә бармаклар хәрәкәтен, баш миенең эшчәнлеген яхшыртуга уңай йогынты ясый,  бигрәк тә инсульт (баш миенә кан саву) кичергән кешеләр өчен файдалы, - дип аңлатма бирде бүлек мөдире Зөләрә Гомәрова.

Бу төркемдә, сайлап алгандай, сәнгатькә гашыйк, тик утыруны сөйми торган актив кешеләр җыелган икән.

- Беренче көннән үк бәйләү энәләре һәм ыргаклары, җепләр һәм башка кирәкле әйберләр белән коралланып килделәр. Яңа төр эшләнмәләр ясарга өйрәт безне, дип кенә торалар. Алар белән бергә үзем дә тәҗрибәмне арттырам, интернеттагы кызыклы үрнәкләрне күзәтеп барам, - ди хезмәт белән дәвалау белгече Ләйсән Кәбирова.

Янилдән килгән Айсинә Сергеева  - арада иң яше. Үткән елда да биредә тернәкләнү үткән. Аңарчы кулына бәйләү ыргагы тотканы булмаган. Ә ике атнадан соң өенә төсле җепләрдән бәйләгән чәчәкләр бәйләме белән кайтып киткән. Бу шөгылен дәваханәләрдә ятып сихәт алганда да ташламаган. Хәзер инде ул – шушы эшнең остасы.

Үзенчәлекле итеп бәйләнгән урындык япкычы белән кызыксындым. Нурзия Фәсәхованың хезмәт җимеше икән. Өч кызымны үзем энәләр белән  бәйләгән киемнәр кидертеп үстерсәм дә,  ыргак кулланырга биредә генә өйрәндем, дип уртаклашты ул сөенече белән. Сазтамакта яшәүче  Минзәлия Ганиева исә кечкенәдән кулъяулыклар чигү белән мавыккан, гомере буе ниләр генә бәйләмәгән. Монда килгәч, мунчала бәйләү серен үзләштергән.

- Җыелышып, кул эшләре белән шөгыльләнүләр элеккеге кич утыру йоласын хәтерләтә. Ирләр дә тик тормый, хатын-кызларга булышалар. Мәсәлән, чәчәк саплары, кечкенә “агач ботаклары” өчен тимерчыбыклар бөгәргә, чүлмәкләргә чәчәк бәйләмнәрен беркетү өчен измә әзерләргә ярдәм итәләр. Дамир Фәсәхов гармунында дәртле көйләр  сыздырып җибәрә. Шул көйләргә җырлый-җырлый эшлибез, - диләр Фәния Мотыйгуллина, Диләрә Кадыйрова, Нурания Ганиевалар.

Фәния ханым - Туембаш авылыннан.

- Тормыш иптәшем Хәләф белән парлашып сигезенче елын ял итәбез бу бүлектә. Без – авыл кешеләренә сәламәтлекне ныгыту өчен монда бик уңай. Яңа танышлар табыла, рәхәтләнеп сөйләшәбез-серләшәбез, тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашабыз. Аралашу җитмәгән заманда монысы да бик мөһим, - дип дәвам итә сүзне. Үзе гаҗәеп нәфис челтәр якалар бәйли, аш бүлмәсе өчен сувенирлар һәм башка әйберләр ясый икән.

Миннегөл Абдуллина турында аерым әйтәсе килә, диделәр биредә. Гомер буе балалар бакчасында тәрбияче һәм мөдир булып эшләгән бу ханым һәрчак яңалыкка омтыла, фантазиягә бик бай. Әйтик, кофе орлыкларыннан ясалган “акча агачы” да шуны раслый кебек.

Бу төркемдә тернәкләнү узган һәркем мактау сүзләренә лаек. Төсле вак кәгазь кисәкләреннән үзенчәлекле  вазалар, аккошлар ясау, сәйлән тезеп эшләнгән әйберләр – боларның барысы үтә сабырлык, күңел бирүне сорый.

- Озаклап текәлеп утыргач, кан басымнарыгыз күтәрелмиме? – дип сораган идем.

- Тәм табып, яратып шөгыльләнәбез бит, шуңа күрә авыртулар  онытыла.  Шәфкать туташлары да һәрчак яныбызда, хәлебезне белешеп кенә торалар. Яшәү дәрте алып китәбез без моннан. Насыйп булса, киләсе елга тагын килербез,  - дигән җавап ишеттем.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев