Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Кукмаралылар ачык һавада кино карадылар

Кино үзәк паркта күрсәтелде

Кичә Кукмараның үзәк мәйданында бушлай кино күрсәтү оештырылды. Кукмралылар зур экранда “Зачетный препод 3” комедиясен карадылар. Һава торышы да бик уңай туры килде: болытсыз һәм тыныч булды. Тамашачылар арасында яшьләрне генә түгел, өлкәннәрне дә очратырга мөмкин иде.

-Безгә Кукмарадагы үзгәрешләр бик ошый. Ачык һавада үткәрелүче кичке уенлык, киносеансларга бик теләп киләбез, паркларда, Нурминкә буйларында да йөрергә яратабыз. Бу җәйдә юбилейга Мәскәү шәһәрендә гомер итүче кызларым белән оныкларым кайткан иде, аларның да шәһәрдә үткәрелүче мондый чараларга исләре китте, - дип кичерешләре белән уртаклашты дусты Фирдәүсә Абрарова белән үзәк паркка килгән Кукмарадан Фаина Зәйнетдинова.
Шулай ук бу көнне Түбән Өскебаш авыл җирлеге үзешчәннәре әзерләгән кичке уенлык та үткәрелде.

Исегезгә төшерәбез: үзәк мәйданда кичке сеанслар чәршәмбе саен 20 сәгать 30 минутта бушка үткәрелә, ә һәр чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә 19.00 сәгатьтә үзәк мәйданда һәм Атлас Булатов исемендәге паркта кичке уенлыклар оештырыла.

фото: Эльвира Мөбарәкшина, "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk