Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Кукмарада якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты - Вәлиева Нурия Хаммат кызының якты истәлегенә багышланган чаралар узды

Искә алу кичәсендә бергә эшләгән хезмәттәшләре - Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары да катнашты.

Кукмарада якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты - Вәлиева Нурия Хаммат кызының якты истәлегенә багышланган чаралар узды. Искә алу кичәсендә бергә эшләгән хезмәттәшләре - Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары да катнашты. Әлеге чара Зур Кукмара урта мәктәбендә укучылар, укытучылар коллективы белән очрашудан башланып китте. Аннан соң мәрхүмәнең каберен зиярәт кылып, чәчәкләр салдылар. Искә алу кичәсе район Мәдәният йортында әлеге театр артистлары башкаруында “Алай түгел, болай ул” спектакле белән тәмамланды. 

Авыр, бормалы тормыш юлында үзеңнән соң матур эз, якты истәлек калдырасың һәм синең исемеңне бары яхшы, җылы сүзләр белән генә искә алалар икән, димәк, гомер заяга узмаган, диләр. Ә бөтен барлыгын театрга багышлаган якташыбыз, танылган театр артисты Нурия Вәлиеваның хезмәте генә түгел, нур балкып торган чибәр йөзе дә аны танып, күреп белгән кешеләрнең күз алдында озак сакланыр. 

Нурия – Зур Кукмара авылы кызы. Язмыш кечкенә кызчыкны бала чагыннан ук сыный. Ул бик яшьли ятим калып, әбисе Зәйнәп тәрбиясендә үсә. 

- Әби үлгән вакытта әнигә бары тик биш яшь була, аңа башта бу турыда әйтмиләр һәм ул көн саен поезд каршысына барып, Ижевск якларына итек сатарга йөргән әнисенең кайтканын көтә, - дип сөли кызы Айгөл. - Менә поезд туктар да, аннан әнисе төшәр кебек тоела аңа... Шуңа күрә әни гастрольләргә киткән вакытта минем өчен бик борчыла иде, һәрдаим телефоннан шалтыратышып, аралашып тордык. Ә хәзер ул юк. Әнинең вафатына ике ел вакыт узса да, күңелем бу югалтуны кабул итә алмый. Минем өчен әни бары тик чираттагы гастольгә генә китте һәм ул тиздән, бик тиздән кайтып керер кебек... 

Зәйнәп апа исә оныгын җил-яңгыр тидерми, тәртипле, тәүфыйклы булырга кирәклеген өйрәтеп үстерә. Чыннан да, якыннары Нурия апаны артык тыйнак, ипле иде дип искә ала. 

Нурия Вәлиева яшь вакытлардан ук бөтен күңеле белән сәнгатькә гашыйк кеше була. Ул районда үткәрелгән үзешчәннәр конкурсында бик матур итеп, Фатих Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун әсәрен башкара. Нәкъ шул чакта ул зур сәхнәгә таба үзенең беренче адымнарын ясый. Концерттан соң Барый Әшрәпов исемле күренекле артист кызны эзләп табып, аңа артист һөнәрен сайларга киңәш итә. Кыз бу сүзләрдән канатланып, театр өлкәсендә белем алырга була һәм бер төркем талантлы яшьләр белән Әлмәт театры каршында Габдулла Йосыпов тарафыннан оештырылган студиягә кабул ителә, аны уңышлы тәмамлап, иҗат юлын Әлмәт театрында башлап җибәрә. Шунда ук ул тормыш иптәше белән таныша, кызлары Айгөл дөньяга килә. Әмма бу парга бергә булырга язмаган була. Нурия ханым бу аерылудан соң да сынмый-сыгылмый, сабыен кочагына кысып, иҗат итүен дәвам итә. Көзге, кышкы салкыннарда гастрольләрдә йөрүләр эзсез генә узмый, билгеле, кызчыгы авырый башлый һәм аңа сәхнәне калдырырга туры килә. Ул хезмәтен тегү фабрикасында дәвам итә. Әмма йөрәктәге иҗат ялкынын болай гына сүндереп буламы соң?! Һәм Нурия ханым режиссер Зәкия Туешева җитәкчелегендәге драма түгәрәгенә йөри башлый, бик матур рольләр башкара. Алар “Зөбәйдә - адәм баласы” спектакле белән Казанга фестивальгә киләләр һәм шуннан соң талантлы ханымны Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла. 

-Безнең сөекле Нуриябез, гаҗәеп дәрәҗәдә талантлы, сокландыргыч артистларыбызның берсе иде. Әйе, ул бервакытта да авырлыклар алдында баш имәде. Аңа карап, бу дөньяда иң бәхетле хатын-кыздыр дип уйларга була иде, - дип искә ала хезмәттәше, дусты Ләлә Миңнуллина. – Ул тынгысыз хезмәте, иҗади сәләте белән театр сәнгате үсешенә саллы өлеш кертте. Нурия иҗат иткән иткән образлар үзләренең тирәнлеге, үзенчәлекле һәм профессиональ яктан югары дәрәҗәдә камиллеге белән аерылып тора. Аның якты истәлеге, башкарган рольләре, кылган гамәлләре күңелләребездә саклана. 

Нурия Вәлиеваның каберенә чәчкәләр салынды, Коръән аятьләре укылды... Шул вакыт көне буе болытлап, еларга торган күк йөзе тәмам түземлеген югалтып, яңгыр тамчыларын койды...

фото: Ризилә Корбанова, Хезмәт даны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk