Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Кукмарада ветераннарга “Данлы хезмәте өчен” медальләре тапшырылды

Районда әлеге медальгә 24 ветеран лаек булды

Россия көне уңаеннан, район башлыгы Сергей Димитриев Бөек Ватан сугышында катнашучыларга дәүләт бүләкләре тапшырды. Татарстан Республикасы Президенты указы белән Кукмарадан Касыйм Дәүләтов, Өлгедән Гайфи Мөхәммәдиев, Сәрдекбаштан Борхан Сәләхетдинов, Яңа Сәрдектән Фоат Фәтхрахмановлар “Данлы хезмәте өчен” медальләре белән бүләкләнделәр.
Сергей Димитриев ветераннарга ил алдында куйган батырлыклары өчен рәхмәтен белдереп, исәнлек-саулык, иминлек теләде. Әлеге чарада социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, Манзарас һәм Сәрдекбаш авыл җирлеге башлыклары да катнашты.
Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов указы буенча, Татарстанда яшәүче барлык Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм аларга тиңләштерелгән ветераннар “Данлы хезмәте өчен” медале белән бүләкләнәләр. Безнең районда мондый 24 ветеран яши.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk