Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Кукмарада Россия Президентын сайлау көнне Кыш озату бәйрәме дә үткәрделәр

Традиция буенча бәйрәм Җиңү паркы каршындагы мәйданда оештырылды

Бүген Кукмарада ике зур вакыйга: Россия Президентын сайлау һәм Кыш озату бәйрәме үткәрелә. Традция буенча әлеге чара Җиңү паркы каршындагы мәйданда оештырылды. Бәйрәм театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Ул төрле иҗат коллективлары, вокаль ансамбльләр һәм үзешчән артистларның чыгышлары белән үрелеп барды. Шулай ук теләге булган һәркем спорт ярышларында, конкурсларда да катанаша алды.

-Көн карлы-буранлы булуга карамастан, бәйрәмгә гаиләбез белән чыктык. Күрәсең, кышның бер дә китәсе килми, - диде Кукмарадан Альбина ханым. – Бирегә килгәнче үзебезнең сайлдау участогына барып тавыш биреп килдек. Иң мөһиме - илнең киләчәге, ә аннан соң күңел ачарга да, шәхси эшләрне карарга да була. Рәхәтләнеп ял иттек, карачкы янында фотосурәткә төштек.

Ә Кукмарадан Асия Әгъләмова өчен бүген икеләтә бәйрәм икән.

-Бүген минем туган көнем, - диде ул. – Вакыйгаларга бик бай булды бүгенге көн. Иртән сайлауга бардым, бәйрәм карадым. Хәзер менә өйгә ашыгам, кич белән кунаклар көтәм. Бәйрәм табынына барлык якыннарым җыйналачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев