Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Кукмарада мәктәпне тәмамлаган 217 егет һәм кыз "Чыгарылыш кичәсе"нә җыйналды

51 укучы Мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнде

Район мәктәпләрен быел 217 егет һәм кыз тәмамлады. Алар өчен бәйрәм чарасы Кукмараның Җиңү Паркы каршындагы мәйданда узды.

Чыгарылыш укучыларын, аларның әти-әниләре, укытучыларны, бәйрәмгә килүчеләрне район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров котлады.

- Хөрмәтле укучылар, укытучылар, әти-әниләр һәм бәйрәмгә килгән  кунаклар, бүген без сезнең белән тантаналы, дулкынландыргыч чарага җыйналдык. Укучыларның уңышларында укытучыларның һәм, әлбәттә, әти-әниләрнең дә өлеше зур, - диде үзенең чыгышында Равия Каримуллина. – Сезне мәктәпне уңышлы тәмамлавыгыз белән котлыйм, сезгә алдагы тормышыгызда сикәлтәсез юллар, хыялларыгызның тормышка ашуын телим.

Укуда аеруча зур уңышларга ирешкән 51 егет-кызга Мактау грамоталары һәм медальләр тапшырылды.

Кукмара гимназиясе:

Гөлназ Әхмәдуллина, Энҗе Бәдретдинова, Райнур Газизов, Әдилә Сәламова, Алмаз Сибгатуллин.

Күппрофильле лицей:

Гөлназ Габдрахманова, Нияз Гайнетдинов, Эльвина Димитриева, Диана Фокина, Зәлинә Хәйретдинова, Рөстәм Шәйхетдинов.

Кукмара 3нче мәктәбе:

Миләүшә Барыева, Диана Иманголова, Руфинә Кәримова, Илһам Фәсхетдинов, Айгөл Әскәрова, Алсу Мохтарова, Айгөл Сөләйманова, Мария Уткина, Азалия Шакирҗанова, Глүс Харрасов.

Кукмара 4нче мәктәбе:

Юлия Батыева, Диана Дамашева, Ләйсән Закирова, Гүзәл Маляева, Ләйлә Сәмигуллина, Алсу Ситдыйкова, Алия Хәсәнова, Фәннур Якупов.

Манзарас мәктәбе:

Ольга Бектина, Хәйдәр Котдусов, Азат Әхмәдиев, Динара Шәфигуллина.

Зур Кукмара мәктәбе:

Динә Садертдинова.

Янил мәктәбе:

Рәмзия Ганиева, Алия Шаһабиева.

Ядегәр мәктәбе:

Гөлшат Закирова, Алия Фәйзуллина, Әдилә Шәяхмәдова.

Лубян мәктәбе:

Ксения Пантелеева, Алена Федорова.

Мәмәшир мәктәбе:

Гөлшат Галиева, Раиф Мөтыйгуллин, Әдилә Хәйруллина.

Байлангар мәктәбе:

Динә Абдуллина, Дилә Әминова.

Сәрдекбаш мәктәбе:

Ландыш Миннемуллина.

Олыяз мәктәбе:

Илүзә Ибраһимова.

Пычак мәктәбе:

Рәсүл Гарифуллин, Ришат Мөликов, Айнур Шәйхетдинов.

фото: Эльвира Мөбарәкшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X