Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Кукмарада мәчет ачылу тантанасында республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты

Туеш мәчете – районда сафка баскан 76нчы дин йорты

Изге Рамазан аенда районыбызда зур вакыйга булды: Кукмара шәһәренең Туеш микрорайонында яңа мәчет ачылды. Тантанага республикабыз мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да  кайткан иде.

Әлеге мәчет яныннан көнгә берничә тапкыр үтеп йөргәч, төзелешнең һәр этабы күз алдында барды. Менә аның нигезе корылды, аннан диварлары күтәрелде, түбәсе ябылды, ишек-тәрәзәләре куелды, манарасы урнаштырылды. Ул арада шул урындагы зур ерганакларга балчык-ком тутырылып тигезләделәр. Читтән караганда, гүя, бу эшләр тылсымлы таяк ярдәмендә бик җайлы гына башкарылды кебек. Мәчет ачылышы турында газетага игълан бирергә килгән мәхәллә имамы Айрат хәзрәт Шәфигуллинга шул хакта әйткәч, ирен чите белән генә елмаеп куйды. Төзелешнең эчендә кайнаган кеше генә белә бит аның никадәр мәшәкатьле, чыгымлы эш икәнен... Хәер, тантанада Айрат хәзрәт үз чыгышында мондый фикер белдерде:

- Мәчет төзү бик җиңел эш, ә аны эшләтү,  халыкны тарту, барлык дини бурычларны үтәү – бик җаваплы гамәл. Аллаһы Тәгалә безгә шушы эшебездә җиңеллек бирсә иде, - диде ул.

Туешның халыкка чирек гасыр игелекле хезмәт күрсәткән иске мәчете тузган, соңгы елларда нык үскән микрорайон халкын сыйдырышлы да түгел иде. Ә яңасы иркен, барлык уңайлыклар булдырылган. Аны төзүгә район җитәкчелегенең, халыкның, эшмәкәрләрнең уртак тырышлыгы керде. Тантанада чыгыш ясаучылар да бу хакта кат-кат әйтеп, төзелешкә өлеш кертүчеләргә рәхмәтләрен белдерделәр.

- Мәчет салу – изге гамәл, ә аның Рамазан аенда ачылуы савапны күп тапкырлар арттыра, - дип билгеләп үтте Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм дин кардәшләребезне ураза аенда күбрәк яхшылыклар кылырга өндәде. Халыкны елмаерга мәҗбүр иткән сүзләр дә җиткерде: “Рамазан аенда җәннәт ишекләре ачылыр, ә җәһәннәм ишекләре ябылыр, кешеләрне начарлыкка өндәүче шайтаннар да богаулап куелыр. Гади итеп әйткәндә, алар хәзер “отпуск“та. Әмма, яннарыбызда шайтаннар бөтерелеп йөрмәсә дә, кайберләребез һаман нәфесебезгә хуҗа була алмыйбыз, дин кушканча яши белмибез. Бу иманның нык булмавы турында сөйли.

Шулай да соңгы елларда күпчелекнең дингә тартылуы, мөселманнарга фарыз гамәлләрне үтәргә тырышуы сизелә. Андыйлар яшьләр, балалар арасында да күп. Районыбызның имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт тә:

- Авылларда мәчетләр эшли, азан тавышлары яңгырый, дини йолалар үтәлә икән, димәк, киләчәгебез өметле, - дип белдерде.

Туеш мәчете – районда сафка баскан 76нчы дин йорты икән.

- Бу мәчет, олы юл читендә урнашканлыктан, чит районнардан килүчеләрнең дә игътибарын җәлеп итә. Ул кыска срокларда сафка басса да, бик матур, зәвыклы итеп төзелде. Аңа күп кешенең ярдәме керде. Инде халыкка игелекле хезмәт итсен, бер дә буш тормасын иде, - дигән теләкләрен җиткерде район башлыгы Сергей Димитриев һәм мәчеткә келәм бүләк итте.

Тантаналы рәвештә тасмалар киселеп, мәчетне ачканнан соң, анда икенде намазы укылды.


фото: Эльвира Мөбарәкшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk