Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Кукмара укучылары район архивында экскурсиядә булдылар

Укучылар бигрәк тә 1939-1945 елларда басылган “Большевик” район газетасы төпләнмәләрен, районның күренекле кешеләренең шәхси документларын, фотодокументларны кызыксынып карадылар

Кукмара 3нче урта мәктәбе укучылары район архивында экскурсиядә булдылар. Экскурсияне архив җитәкчесе Гөлнара Касыймова үткәрде. Балалар бу оешманың тарихы, биредәге эш үзенчәлекләре, документларны саклау кагыйдәләре, архив фондының формалашуы, кирәкле мәгълүматны ничек табу һәм уку чорында архив документларыннан файдалану мөмкинлеге турында белделәр. Әңгәмә документларны күрсәтү белән үрелеп барды. Укучылар бигрәк тә 1939-1945 елларда басылган “Большевик” район газетасы төпләнмәләрен, районның күренекле кешеләренең шәхси документларын, фотодокументларны кызыксынып карадылар, фронтка 13 яшендә киткән полк улы Камил Шакиров турында сөйләгәнне игътибар белән тыңладылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk