Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Кукмара районында мәчеттән сәдакаларны урлауда шикләнүче тоткарланган

Полиция хезмәткәрләре кыска вакыт эчендә аның элек хөкем ителгән күрше авылда кешесе икәнен белделәр һәм өенә барып тоткарладылар

Район эчке эшләр бүлегенең дежур частена билгесез затның 7 июньнән 8 июньгә кадәр вакыт эчендә,  Нырты авылы мәчетенә кереп, бер мең сум тирәсе сәдака акчаларын урлап чыгуы турында хәбәр алынды.

Бу хәл булган урынга килгәннән соң, полиция хезмәткәрләре явыз ниятле кешенең төнлә, веранда тактасын этәреп кергәнен ачыкладылар. Сәдака акчалары өчен тартма мәчеткә керү урынында урнаштырылган. Билгесез зат аны ачып, акчаларын алып качкан. Полиция хезмәткәрләре кыска вакыт эчендә аның элек хөкем ителгән күрше авылда кешесе икәнен белделәр һәм өенә барып тоткарладылар. Урланган акчаларны ул үз хаҗәтләренә тоткан. Бу факт буенча җинаять эше кузгату турында мәсьәлә хәл ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk