Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Фото: Кукмара районында “Балаларга сугыш турында укыйбыз” исемле Халыкара акциягә кушылдылар

Укучылар белән "Бөек Җиңүгә - 73 ел” дигән әңгәмә үткәрелде

Олыяз hәм Ташлы Елга авылларында укучылар белән “Балаларга сугыш турында укыйбыз” исемле акция оештырылды. Алар белән "Бөек Җиңүгә - 73 ел” дигән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында укучылар сугыш вакытындагы авыр тормыш, үзләренең сугышта катнашкан бабайлары, туганнары турында сөйләделәр. Бөек Ватан сугышында катнашкан язучылар, шагыйрьләр, “Җәлилчеләр” турында сүз алып барылды, аларның шигырьләрен укылды, яттан сөйләнде. Шулай ук китап күргәзмәсе белән таныштылар, андагы китапларга күзәтү ясадылар, “Дети-герои” исемле китаптагы әсәрләрне рольләргә бүлеп укыдылар. Соңыннан балалар Җиңү көненә карата матур открыткалар ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев