Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Кукмара хаҗилары Хаҗга юл тотты

Аларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин озатты

Бүген Казан аэропортында Татарстан мөфтие хаҗ сәфәренә беренчеләрдән булып кузгалган, Кукмарадан килгән төркем белән очрашты. 49 кешедән торган төркем “Хаҗ-эконом” программасы буенча Казан-Мәскәү-Дубай катнаш маршруты белән оча. Очрашуда Камил хәзрәт Сәмигуллин cәфәрчеләр белән хаҗ шартлары һәм фарызлары хакында сөйләште. Бу хакта ТР МДН хәбәр итә. 

Хаҗның 3 төп фарызы: Ихрамга керү, Гарәфәдә булу, Ифадә тәвафы турында әйтеп үтте. Өч төп изге урында намаз кылуның өстенлеген аңлатты. Хаҗиларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Кеше гомерендә бер генә тапкыр кылына торган фарызның савапларын санады. Сәфәргә чыгучыларга бер-берсенә карата игътибарлы, дөрес итеп хаҗ кылу өчен төркем җитәкчеләренә сораулар белән мөрәҗәгать итәргә һәм иң мөһиме - сабыр булырга өндәде.

Агымдагы елда Хаҗ-2018 сәфәрендә республикабыздан 1800 кеше рәсми хаҗ-операторы «ДУМ РТ Хаҗ» әзерләгән «Хаҗ-эконом», «Эконом-авиа», «Стандарт» һәм «Комфорт» программалары буенча хаҗ кылачак. «Стандарт» программасында татар милли ризыклары белән тукландыру күздә тотыла.

Татарстаннан соңгы төркем 15 августта китәчәк. 247 кешедән торган иң зур төркем сәфәргә 11 августта иртәнге сәг. 5.00тә Казан-Мәдинә турыдан-туры авиарейсы белән очачак. Хаҗга баручыларны озатып йөрү өчен республикадан 20 табиб барачак. Алар арасында кардиологлар, травматологлар, гинекологлар, инфекция белгечләре бар. Сәфәргә баручыларга менингит һәм дифтериядән прививкалар ясау оештырылды. 

Моннан тыш, Татарстан мәчетләрендә Хаҗга баручылар өчен махсус әзерлек курслары алып барылды. Имамнар булачак хаҗиларны Согуд Гарәбстаны кануннары, хаҗ кылу кагыйдәләре һәм фарызлары белән таныштырды.

фото: dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев