Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Кукмара гимназиясендә өлкәннәр белән очрашу үткәрелде

Чарада Татарстан Дәүләт советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы Сергей Димитриев һәм башка җитәкчеләр катнашты.

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан 1 октябрьдә Кукмара гимназиясендә районның актив ветераннары, авыл җирлекләренең башлангыч ветераннар советы рәисләре, район Советы һәм Башкарма комитетта эшләп, лаеклы ялга чыккан пенсионерлар белән очрашу үткәрелде. Чарада Татарстан Дәүләт советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы Сергей Димитриев һәм башка җитәкчеләр катнашты. Алар, өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, районда һәм республикада өлкәннәрнең сәламәтлеген ныгыту, ялын оештыру, активлыгын арттыру буенча күрелгән чаралар турында сөйләделәр. Очрашуда шулай ук оештыру мәсьәләләре дә каралды. Озак еллар район ветераннар оешмасын җитәкләгән Мияссәр Мансуров үз гаризасы нигезендә эшеннән азат ителеп, бу вазыйфага Валентин Иванов сайланды. Очрашу азагында актив эшчәнлек алып барганнары өчен Мияссәр ага Мансуровка - район Советының Рәхмәт хаты, ветераннар оешмасы президиумы әгъзалары Камил Хәлиуллин һәм Римма Әхмәдиеваларга Мактау грамоталары тапшырылды. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.

фото: Эльвира Мөбарәкшина, Хезмәт даны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев