Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Кукмара "Ак калфак" оешмасының чираттагы утырышы узды

Матур киемнәр, түбәтәйләр, калфаклар кигән мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөрүче балалар аулак өйгә җыелдылар

 “Гөрләвек” балалар бакчасында “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының чираттагы утырышы узды. Чараның максаты телебезне, гореф-гадәтләребезне барлау иде. Биредә без “Аулак өй” күренеше белән таныштык. Матур киемнәр, түбәтәйләр, калфаклар кигән мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөрүче балалар аулак өйгә җыелдылар. Йөзек салыштан соң, “Чыпчык” уены уйналды. Аның турында ишеткәнебез дә, күргәнебез дә юк иде. Соңыннан сабыйлар татар халык биюен башкардылар. Өйгә килгән малайларны кызлар чәй табыны янына сыйланырга чакырдылар, аларга үзләре пешергән бәлешне биреп җибәрделәр.

Рус телле балалар бакчасында җырлар белән үрелеп барган әлеге чараны шушындый югары дәрәҗәдә үткәрү – үзе бер казаныш, минемчә. Татар халкының борынгыдан килгән уеннары, йолалары бик күп. Алар нәниләргә кечкенәдән үк өйрәтелсә, барлык мәгълүмат онытылмаслык итеп хәтер сандыгында сакланачак бит.

Әлеге утырыш Зөмәрә Җиһаншина тәкъдиме белән оештырылды. Ул, тырышып, җаны-тәне белән телебезне, йолаларыбызны саклау буенча зур эшләр алып бара. Мин аның энергиясенә карап сокланам, татар җанлы кеше шундый булырга тиештер ул.

Ни кызганыч, бүгенге көндә балалар рус теллегә әйләнә бара. Аларны авылдагы әби-бабалары янына туган телен өйрәнсен дип кайтаралар, ә балалар, киресенчә, картларны русчага өйрәтеп китә. Балалар бакчасына, мәктәпкә йөрүче балалардан “Нишләп татарча сөйләшмисең, син татар баласы бит”, - дисәң, дәүләт имтиханы бирәсе бар бит, дип җавап кайтаралар. Алар башка телләрне дә белсеннәр, ләкин үзебезнең матур татар телен гаиләдән, балалар бакчасыннан ук өйрәтергә кирәклеген, ана теле бик кадерле икәнлеген истән чыгармасак иде.
Хәзер балалар бакчаларына бармак уеннары, бишек җырлары кереп бара. Беренче куплетны җырлагач – 30, икенче куплеттан соң – 80, ә өченчесеннән соң 100 процент бала йокыга китә, ди тәрбиячеләр.

Без “Гөрләвек”тән зур тәэсирләр белән кайттык. Быелгы капиталь ремонттан соң һәр бүлмәсе, коридорлары ялт итеп тора.

Рафилә ФӘТТАХОВА, Кукмара

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X