Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Коткаручылары урманда адашкан, аягы сынган хатынны эзләп тапкан

61 яшьлек хатын-кыз югалу хакындагы хәбәр 112 бердәм номерына кичә килгән

Арча районында коткаручылар урманда адашкан, аягы сынган хатын-кызны эзләп тапкан, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

61 яшьлек хатын-кыз югалу хакындагы хәбәр 112 бердәм номерына кичә килгән. Шалтыратып хәбәр итүче сүзләренчә, ул Кәче авылында тимер юл платформасында исерек хәлдәге туганын калдырып киткән, тегесе исә поездга утырмаган. Ул әлеге хатынның станция янындагы урманда икәнлеге һәм аягы сыну ихтималы хакында хәбәр иткән.

Урынга 107нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре юл тоткан. Алар өч сәгать ярым эзләгәннән соң югалган хатын-кызны Иске Чүриле авылы янында тимер юл платформасыннан 500 метр ераклыкта табып алган. Табиблар зыян күрүченең аягына гипс салып, Арча Үзәк район хастаханәсенә озаткан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk