Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Күкшел авылында “Егетләр солянкасы”!

“Без бит Күкшел егетләре, Арыслан кебекләре!”

Бу җыр юллары әлегәчә колагымда яңгырый. Ә барысы да Күкшел авыл мәдәният йортында 8 Март Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан үткәрелгән чарадан башланды.

Күкшел авыл халкы һәр бәйрәм уңаеннан үткәрелгән концертларда ял итәргә күнеккән. Моның өчен мәдәният йорты җитәкчесе Ләйсән апа һәм сәнгать җитәкчесе Нүрия апа күп көч куя.

Ә менә 8 Март бәйрәме уңаеннан концерт оештыруны “Агымсу” гармунчылар ансамбленә йөрүчеләр үз кулларына алганнар... “Егетләр солянкасы”ннан алган тәэсирләремне сезгә дә җиткерәсем килә.

“Бары егетләр генә катнашачак” – дигән сүзләрне ишеткәч, булдыра алырлармы икән дип бераз шикләнеп тә куйган идем. Тик барысы да юкка булган, ике сәгать дәвам иткән концерт, бер мизгелдә үтеп тә китте. Барысы да югары дәрәҗәдә булды. Без, яшь кызларның, олы апаларның, әниләрнең һәм хәтта әбиләрнең дә күңелләре булырлык итеп оештырылган иде әлеге кичә.

Алып баручы Нияз Галиҗанов әйтмешли, концертның татлы өлеше “Агымсу” ансамбле гармунчыларының чыгышы булды.

Күпләр тормыш авыр, катлаулы дип зарланырга ярата. Ә күп вакыт без үзебез аны катлауландырабыз түгелме?! Менә шушындый күңелне күтәрә торган, күңелгә рәхәтлек, тынычлык бирә торган чаралар оештырылганда тормыш алай ук катлаулы түгел икән. Бары яхшылыкны, матурлыкны күрә белергә генә кирәк.

Гүзәл Хәмидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk