Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Гарәп Әмирлекләрендә татар кызлары өчпочмак пешерергә өйрәтә

Остаханәбездә кунаклар – Кукмарадан Гөлүсә Әюпова һәм Казахстаннан Илсөя белән Аднан Садретдиновлар гаиләсе дә бик теләп катнашты.

Хатын-кызның җәмгыятьтәге роле, гаиләдәге йогынтысы аның аш-су осталыгына да бәйле. Татарлар кайда гына яшәсә дә, үз милли ризыкларын онытмый. Шул форсаттан гыйнвар аенда Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге Шарджа шәһәрендә “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы тарафыннан “Казан” ресторанында “Татар халык ашлары пешерү” остаханәcе ачылды, һәм беренче мастер-класс узды. Анда өчпочмак ясау серләренә төшенү, тәҗрибә уртаклашу өчен биредә яшәүче татар хатын-кызлары җыелды. Мастер-классның максаты – онытыла барган татар милли  ризыкларын пешерергә өйрәнү һәм аны яшь буынга җиткерү.

Остаханәбездә кунаклар – Кукмарадан Гөлүсә Әюпова һәм Казахстаннан Илсөя белән Аднан Садретдиновлар гаиләсе дә бик теләп катнашты. Бик күңелле, сыйфатлы һәм файдалы чара булды, бер сулышта үтте ул.

Мастер-класс азагында биредәге татарларның икенче әтисе, милләтпәрвәр эшмәкәр, киң күңелле, ачык йөзле “Казан” ресторанының директоры Исмәгыйль Шәңгәрәев, катнашкан барча калфаклы ханымнар һәм туташларга роза чәчәге бүләк итеп, “Ак калфак”лыларга хәер-фатыйхасын бирде.

Алсу ҖИҺАНШИНА,
Шарджа, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk