Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Гаражда чыккан янгында кеше янып үлгән

Беренче мәгълүматлар буенча, янгын чыгуның сәбәбе – ут белән сак эш итмәү.

Татарстанда янгын чыккан гаражда кеше җәсәде табылган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын дүшәмбе, 8 октябрьдә, төнлә Кошки-Шемякино авылындагы ташландык гаражда чыккан.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр утны тиз арада сүндергән. Бинаның янгыннан калган җимерекләрен актарганда, алар бик нык пешкән кеше гәүдәсе өлешләрен тапкан. Һәлак булучының шәхесен полицейскийлар ачыклаячак.

Янгын 300 квадрат метр мәйданда булган. Беренче мәгълүматлар буенча, янгын чыгуның сәбәбе – ут белән сак эш итмәү.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk