Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Бәйрәм алдыннан Ядегәрдә яңа балалар бакчасы ачылды

Бакча 25әр балалы ике төркемгә исәпләнгән

Яңа ел алдыннан тагын бер күңелле вакыйга булды: Ядегәр авылында күптән көтелгән яңа балалар бакчасы үзенең ишекләрен ачты. Сабыйлар, аларның әти-әниләре, бакча коллективының шатлыкларын уртаклашырга Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы Сергей Димитриев һәм башкалар килгән иде.

“Тургай” исемле яңа балалар бакчасы урта мәктәп янында урнашкан.

- Бүген балалар һәм аларның әти-әниләре түземсезлек белән көтеп алган үзенчәлекле көн, - диде район башлыгы үзенең чыгышында. – Яңа ел алдыннан барлык балалар да могҗиза өмет итәләр. Ә бүгенге бәйрәм исә, чын могҗизага тиң. Без үзебезнең якты, ышанычлы киләчәк өчен балаларыбызга бөтен шартларны да тудырырга тиешбез. Яңа, заманча балалар бакчалары төзелү шуңа бер этәргеч булып тора. Бу биналар киләчәктә буш булмасын, яшьләр күбрәк авылда калсын иде.

Лилия Галимуллинаның кызы Зәринә иске балалар бакчасына йөргән. Мәктәпкә барганчы ярты ел гына булса да, яңа бинаны күреп кала, дип сөенә ул.

- Яңа бакчаны искесе белән чагыштырырлык та түгел: бүлмәләр иркен, якты, уңайлы, яңа җиһазлар, уенчыклар куелган. Республика һәм район җитәкчелегенә зур рәхмәт, - диде Лилия.

- Элеккеге балалар бакчасы 1980 елда ачылган, ә бинаның бер өлеше инде 1960 елда ук төзелгән булган, - диде балалар бакчасы мөдире Гөлнара Шәяхмәтова. – Ул бинада без 2018 елның 1 июненә кадәр эшләдек, аннан соң авария хәлендә дип яптылар. Ә 2017 елның октябрь аенда яңа балалар бакчасының нигез ташы салынды һәм ул быелның ноябрь аенда төзелеп бетте. Бакча 25әр балалы ике төркемгә исәпләнгән: 1,5 яшьтән 3 яшькә һәм 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге. Бүгенге көндә безнең җирлектә мәктәпкәчә яшьтәге 83 сабый бар. 1 яшьтән 7 яшькә кадәрге барлык балалар да бакчага урнашкан. Аллага шөкер, җирлектә балалар туа, “Восток” җәмгыяте яшьләрне эш белән тәэмин итә. Шуңа күрә бакча бер вакытта да буш тормас дип ышанабыз.


фото: Фәнил Мәрсетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk