Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Бурсык Елга авылында “Изгеләр чишмәсе”н ачу тантанасы булды

Чишмә койма белән әйләндереп алынган, баскычлар куелган, арып сусаган кешеләргә ял итәргә уңайлы урыннар ясалган, кырыйда аллы-гөлле чәчәкләр үсә

Бурсык Елга авылында “Изгеләр чишмәсе”н ачу тантасы булды.

Күңелләргә шифа бирә

“Изгеләр чишмә”се сулары.

Авылның иганәчесе ярдәмендә

Матурланды чишмә юллары.

Әлеге чишмә койма белән әйләндереп алынган, баскычлар куелган, арып сусаган кешеләргә ял итәргә уңайлы урыннар ясалган, кырыйда аллы-гөлле чәчәкләр үсә. Әлбәттә, бу – тырышлык җимеше.

“Изгеләр чишмәсе”н торгызу – бертуган Марат һәм Айрат Гобәйдуллиннарның фидакарь хезмәте. Марат барлык чыгымнарны да үзе каплады. Энекәше Айрат, Таһир абый Нәгыймов, Нургаян Задин, Илсур Мөхетдиновлар аңа бу изге эштә ярдәм иттеләр.

Авыл җирлеге башлыгы Марат Зәйнетдинов белән авыл имамы Нургаян Задин, кызыл тасманы кисеп, бәйрәмне ачып җибәрделәр. Татар халык киемнәре кигән авылыбызның сылу кызлары Айсылу, Зәлинә, Гүзәл һәм Эльвира, чиләк-көянтә асып, чишмәгә су алырга төштеләр. Җыелган халык татлы чишмә суыннан авыз итте.

Кәркәүч авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган концерт һәркемнең күңеленә хуш килде. “Тыңгысыз йөрәкләр” ансамбленең чыгышын, кызларның дәртле биюләрен алкышларга күмделәр. Бәйрәм чарасы мул табын артында дәвам итте.

Изге чишмәләребез беркайчан да саекмасын, алар һәрвакыт челтерәп аксыннар иде дигән теләктә калам.

Әлфия ГАЗИЗУЛЛИНА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk