Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Бүген "Тылсымда" Сабантуй бәйрәме узды

Быел әлеге чара “Спорт, дуслык, теләктәшлек” девизы астында үтте.

Бүген “Тылсым” халыкка социаль комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм пенсионерларга Сабантуй бәйрәме оештырылды. Быел әлеге чара “Спорт, дуслык, теләктәшлек” девизы астында үтте.

Көн болытлы булуына карамастан, шәһәр халкы һәм кунаклар күп җыелды. Аларны район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, район прокуроры Ришат Шакиров, социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Җамалиева, “Тылсым” социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең директоры Нурсия Мөбарәкова һәм башка кунаклар сәламләде. Концерт, кызыклы бәйгеләр, милли һәм спорт уеннары, призлар, баллы ризыклар – болар барысы да чараны онытылмаслык итте. Оештыручылар бәйрәмгә килүчеләрнең, читтә калмыйча, барлык уеннарда катнашуларын һәм лаеклы бүләкләр алуларын кайгыртты.

- Быел Сабантуй егерменче тапкыр уздырыла. Без аны ел саен кызыклырак һәм күңеллерәк үткәрергә тырышабыз. Футбол буенча Дөнья Чемпионаты булу сәбәпле, әлеге чарага яңалыклар керттек, - дип ассызыклап үтте үзенең чыгышында үзәк директоры Нурсия Мөбарәкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk