Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Байлангарда “Каз өмәсе” бәйрәме уздырылды

Каз өмәсе күренешен сәхнәләштерелде, йолалар, шаян сүзләр, җыр-биюләр, уеннар кабат искә төшерелде

Халкыбыз үзенең бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмыйча, буыннан-буынга тапшырып килгән. Бу бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра, яшь буын чараларда катнашу тәртибен кечкенәдән үк өйрәнеп үсә. Һәр кеше, табигый рәвештә, үз-үзен тоту гадәтләрен үзлэштерә, милли тәрбия ала. 

Каз өмэсе – татар халкының иң көтеп алган күркәм йола-бәйрәмнәренең берсе. Ул һәр елны көз ахырында яисә кыш башында үткәрелә. Өмә уздырыласы өйгә кызлар иртүк килеп җитә. Казларны эшкәртәләр, зур канатларын йолкып сыдыралар. Чистартылган казларны су буена алып төшеп юалар. Каз өмәсенең иң кызыгы – кич белән. Яшьләр өмә булган өйгә җыйналалар. Аш-су әзерләнә, каз бәлеше салына. Аннан соң төрле уеннар, җыр-биюләр була. 

Байлангар мәдәният йортында узган “Каз өмәсе” бәйрәмендә өмәгә кагылышлы бөтен йолалар да җиренә җиткереп башкарылды. Авылның үзешчән артистлары белән каз өмәсе күренешен сәхнәләштерелде, өмәдә булган йолалар, шаян сүзләр, җыр-биюләр, уеннар кабат искә төшерелде. Кичәгә килгән халык күтәренке кәеф белән, каз өмәсе авылыбызда ел саен кабатлансын, дигән теләктә таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев